Реклама
Көн темасы
Җаен табып торалар
"Бүрене күпме генә ашатма, ул барыбер урманга карый" - менә шушы әйтемне искә төшерү өчен үз күзләрең белән балигъ булмаганнар эше буенча комиссия күзәтүендә булган кешеләр тормышындагы бер кичне күрү дә җитә. Мондый кешеләргә мораль һәм матди яктан күпме генә ярдәм итсәләр дә, үзләре исә "дөрес юлга басарбыз" дип күпме...
Комиссия әгъзалары утырган автобус Красный Октябрь поселогында һәм Петропавел Бистәсендә булып кайтты. Күрергә теләгән кешеләрнең күпчелеген комиссия әгъзалары күрә алмады.
Красный Октябрьдә, мәсәлән, гражданин Нехорошкинны (теркәлүсез яши) барлык танышларыннан эзләделәр, тик нәтиҗәсе генә булмады. Ә бит нәкъ менә ул бер атна элек булып үткән комиссия утырышында торак һәм теркәлү урыны табып, бала тудыру йортыннан яңа туган малае белән хатынын алып кайтырга (газетабызның үткән санында бу хакта без язган идек инде) вәгъдә иткән иде.
Петропавел Бистәсе. Гражданка Л. өендә комиссия әгъзаларын хуҗалар түгел, ә аларның кунаклары - өч исерек ир каршылады. "Сез монда нәрсә эшлисез?" - дигән сорауга: "Кичә Гашыйклар көнен бәйрәм иттек", - дип җавап кайтардылар. Гашыйклар көне акрынлап кына гашыйклар төненә, ә аннан махмырлык тәүлегенә әверелгән, күрәмсең. Бу яшьләр кунакчыл өйдән китәргә ашыкмадылар, алар комиссия әгъзалары белән озак бәхәсләшеп тордылар, соңыннан, хуҗа хатынга үпкәләп, чыгып киттеләр. Аннан сүз кечкенә баласы булган "бераз салган" ана кеше белән дәвам итте. Бала исә, кулына колбаса кабыгы тотып, үги әтисе белән диванда утыра иде. "Мин аңа пилмән ашаттым", - дип аклана башлады ана. Ә өстәлдә буш рюмкалар һәм тәмәке төпчекләре белән тулган савыт янәшәсендә ике аш тәлинкәсе бар иде, шуның берсендә бер пилмән кисәге «йөзеп йөри» иде. Өстәл артында исерек ирләр белән бергә шушы бала ничек ашады икән, бәлки, мәчегә биргән кебек, өстәл астында гына ашатканнардыр, бусын алар безгә анык кына әйтә алмадылар. Бу хатынның олы кызын әтисе тәрбияли, икенчесен интернатка озатканнар (әнисе теләмәсә дә). Спиртлы эчемлекләр эчү, шикле кешеләр белән аралашу үз гаиләсеннән һәм үз балаларыннан да кадерлерәк микән аңа? Әлеге хатынга ПДН инспекторы тарафыннан беркетмә төзелде.
Гражданка Е. өчен үзенең шәхси бәхете турында гына кайгырту 4 баласыннан да мөһимрәк. Аның балигъ булмаган 2 баласы төнлә өйдә үзләре генә иде, ә икесе, иң кечкенәләре, әбиләрендә калган. Әниләре өенә кунарга да кайтмый бугай, ишетеп белүебезчә, үзенең шәхси тормышын көйләп йөри ди.
Яңа Чишмәдә комиссия әгъзалары 118 нче ҺУ-ның ике тулай торагында булдылар, монда әле бар да тәртиптә, дип билгеләп үтелде: кызларны кызыл почмакта очраттылар, алар конкурска әзерләнә иделәр. Малайлар яшәгән тулай торакта да тәртип иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев