Алеша, Без синең белән
Үзеңнең беркемгә дә кирәк булмавыңны тою, якыннарың һәм туганнарың ягыннан яклау-аңлау тапмау бик авыр һәм әгәр дә бала шундый хәлдә калса, икеләтә дә кыен. Яшүсмер Алексей Белодедов белән нәкъ менә шул хәл була да инде.
Баланы аңлау гына түгел, ә гади генә кайгырту дигән нәрсәдән дә мәхрүм итә аны әти-әнисе. Районның опека һәм попечительлек бүлеге катнашмаса, аның белән ни булган булыр иде, билгесез. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән үзләренең шәхси тормышларын "җайлау" белән мәшгуль булган әти-әнисе яшүсмер баланы күз уңыннан югалтып, бөтенләй урам баласына әверелдерәләр. 14 яшенә кадәр ул әнисендә тәрбияләнә, аннан соң ул эчкечелеккә бирелеп, баласының барлыгын да оныта, ә тиздән бөтенләй югала. Ул вакыт малай икенче шәһәргә - әтисе янына китә, тик анда да аны сагынып көтүче булмый. Алексейны Ленинода яшәүче туган әбисе үзенә алган. Әбисе үлгәнче малай анда яшәгән. Шулай итеп, бу бала кабат үзенең туганнары өчен артык кашыкка әйләнә. Ике ай Әлмәттәге туганында торып караган, әмма анысы да куып чыгарган - әтисенә җибәргән. Баланы бер алып, бер кайтарып йөрткән ата кешене улын чынлап торып тәрбияләү өчен үгетләүгә опека һәм попечительлек бүлеге белгечләренә берничә ай кирәк була.
- Ниһаять, 11 сентябрьдә сау-сәламәт, бизнес белән шөгыльләнүче әти кеше Алексейны соңгы тапкыр хакимият бинасына алып килә һәм баладан баш тартуы турында гариза яза, янәсе ул аның шәхси тормышында зур проблемалар тудыра. Ул аны тәрбияләргә, укытырга теләмәвен әйтә, сез - дәүләт, баланы тәрбияләү һәм карау белән сез шөгыльләнергә тиеш, ә ул миңа кирәк түгел, ди. Әтисе улын язмыш кочагына ташлап калдырганнан соң, Ленино мәктәбе директоры Елена Трошина Алексейны үзендә кундырып чыгара, дип сөйләде опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Черняк.
Шулай итеп, әти-әнисе исән була торып ятим калган малайның язмышын бөтенләй чит кешеләр кайгырта башлый. БИҮ директоры Светлана Мартышова аркасында аның өчен Болгардагы ел әйләнәсенә эшләүче мәктәп- интернатка санатор юллама бүлеп бирелә. Тик анда киткәнче бала вакытлыча яшәп тору урынына мохтаҗ була. Бу юлы опека һәм попечительлек бүлегенә Яңа Чишмә РҮХ ярдәмгә килә. Әле алай гына да түгел. Ата дигән бәндә баланың документларын гына түгел, ә киемнәрен дә үзе белән алып китәргә кыенсынмаган. Килгәндә өстендә ни булса, шушы киемнәре белән генә калган.
-Кием-салым алу өчен химая ярдәме күрсәтү үтенеченә Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре Людмила Арбузова, Любовь Гулькова, Әлфия Закирова, Евгений Губкин колак салдылар. Суд приставлары хезмәте машина бирде, без кибеткә барып баштанаяк балабызны киендердек. Аны мәктәп-интернатка хәзерләү өчен мәктәп, сезонлы (шул исәптән кышкы да) киемнәр, спорт киемнәре, ручка, дәфтәрләр, шәхси гигиена әйберләре кирәк иде, без аның бар нәрсәсен булдырырга тырыштык. Алеша янына һәр көнне күчтәнәчләр, тәм-том алып хәл белергә барабыз, малай безне туганнарын көткән кебек көтеп ала. Бу баланың күзләренә карасаң, битараф калу мөмкин түгел, үзебезнең дә балаларыбыз бар, авыр хәлгә һәркем калырга мөмкин. Без Алешаны Болгардан кайткач та ялгыз калдырмаячакбыз. Әти-әнисенең икесе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәч кенә, Алешага яңа гаилә табу мөмкин булачак. Аны алырга теләүчеләр хәзер үк бар. Аның белән аралашкач, без аның әйбәт малай булганлыгына инандык. Теләсә кайсы бала тулы гаиләдә яшәргә тиеш, аларны яратырга, хыянәт итмәскә кирәк, дип үз фикере белән уртаклашты опека һәм попечительлек бүлеге белгече Елена Патрикеева.
Еллар үтәр, Алексей үсәр, бу кешеләрнең аны кайгыртып, җылы мөнәсәбәт күрсәтүләрен онытмастыр мөгаен. Аның күңеленә салынган игелек орлыклары рәхмәт, ярату хисләре булып шытымнар бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев