Бу көннәрдә "Төзүче" җәмгыяте "Тузган һәм авария хәлендәге йортларны бетерү" дип аталган федераль программа буенча йортлар төзү эше алып бара.
Торгызыласы биш йортта авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр яшәячәк. Красный Октябрьдә 2 фатирлы йорт төзелгән инде, анда бизәү эшләре бара, ә район үзәгендә йортлар "Көнбатыш" микрорайонында (яңа) төзеләчәк.
Шуларның икесендә (3 фатирлы һәм 1 фатирлы) стеналар өяләр, ә тагын ике бер фатирлысында - фундамент салалар.
Йортларны агымдагы ел ахырына файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Россия Президенты Владимир Путин Россиянең кышкы вакытка күчүе турындагы Законга кул куйды.
Закон нигезендә, 26 октябрьдә төнге сәгать 2 дә сәгать уклары 1 сәгатькә артка күчереләчәк. Алга таба вакытны сезонлы күчерү булмаячак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев