Реклама
Көн темасы
Азык хәзерләүгә – ныклы игътибар
Җәй - гадәттә терлек азыгы хәзерләү чоры - киеренке чор. Район буенча 11 июльгә 11335 тонна печән, 21700 тонна сенаж хәзерләнгән. "Татарстан" агрофирмасында кышлыкка азык запасы туплау әйбәт темпта бара. Кичәгесе көнгә биредә 4500 тонна печән һәм 8500 тонна сенаж хәзерләнгән. Евгений СТАРОВ Азык хәзерләү эшен оештыру турында без "Татарстан"...
Җәй - гадәттә терлек азыгы хәзерләү чоры - киеренке чор. Район буенча 11 июльгә 11335 тонна печән, 21700 тонна сенаж хәзерләнгән. "Татарстан" агрофирмасында кышлыкка азык запасы туплау әйбәт темпта бара. Кичәгесе көнгә биредә 4500 тонна печән һәм 8500 тонна сенаж хәзерләнгән.
Евгений СТАРОВ
Азык хәзерләү эшен оештыру турында без "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ генераль директоры Гомәр Сөләйманов белән әңгәмә кордык. Ул филиал буенча 5522 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр җыеп алынуын, орлыкка тагын 500 гектары калдырылуын, күпьеллык үләннәр 5 июльгә чаклы чаптырылуын билгеләп үтте. Агрофирманың барлык бүлекчәләрендә хәзер катнаш азык урдырыла, аны сенажга салалар. Бу төр азык 300 га мәйданда урдырылган. Чүплерәк уҗым басуларыннан да уңышы сенажга салына. Агрофирмада үлән чаптыру өчен тиешле техника бар. Механизатор Ринат Сөләймановның "Магдон"да хезмәт җитештерүчәнлеге югары (рәсемдә ул Чаллы Башы бүлекчәсендәге башкаручы директор Ринат Салаватов белән сөйләшә). Ул инде 2000 гектардан артык мәйданда үлән чапкан, агрофирманың берничә бүлекчәсендә шул эшне башкарган. Шушы техникадан башка тагын ЕС-1, Е-302, КПС-5 Г, "Полесье" комбайнына таккан роторлы ике чапкыч бар. Көн саен 250-300 тонна яшел масса урдырылган. Шахмай бүлекчәсендә сенажны 15 июньдә үк сала башлаганнар. Һәр аяз минутны көтеп, яңгырдан соң массаны әйләндергәннәр. Һәр бүлекчәгә баш белгечләрдән җаваплы кешеләр беркетелгән. Гомәр Сөләйманов сүзләренә караганда, азык хәзерләү эше Чаллы Башы бүлекчәсендә оешканрак төстә барган, биредә инде 900 тонна печән, 3000 тонна сенаж (шуның 300 тоннасы төргәкләрдә) хәзерләнгән. Шушы бүлекчә механизаторлары: Хәмит Шәрипҗанов, Шәүкәт Сафин, Ирек Хәмзин, Хәмит Галәутдинов, Минхәт Гатауллин эшне намус белән башкаралар. Бригадир Айрат Габдуллин азык хәзерләү эшен әйбәт оештыра. Хәзер бүлекчәдә пай җирләре өчен бер пайга 1,5 тонна исәбеннән печән бирелә. Агрофирманың барлык бүлекчәләрендә чәчүлекләрне дә караганнар. Барлык чәчүлекләр чүп үләннәргә, 2000 гектардан артыгы корткычларга каршы эшкәртелгән, кукуруз басуында ике мәртәбә рәт аралары эшләнгән. "Татарстан" агрофирмасында быел уңыш мул булырга охшап тора. Бүген агрофирмада борчак урдыруга керештеләр. 15 июльдән соң көзге игеннәрне суктыруга керешәчәкләр. Аерым участокларда сайлап кына арыш суктыра башлаганнар, якшәмбе көнне беренче икмәк олавы элеваторга озатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев