Бердәм тавыш бирделәр
4 мартта РФ Президентын сайлаулар безнең районда оешкан төстә үтте, быел сайлаучылар тагы да активрак булдылар. Азат МУСИН
Якынча мәгълүматларга караганда, Россия буенча сайлаучыларның 65 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Кандидат Владимир Путинга тавыш бирүчеләр саны 63 проценттан артып китә. Геннадий Зюганов - 17 процент, Михаил Прохоров - 8 процентка якын, Владимир Жириновский 6 проценттан артык, Сергей Миронов - 4 процентка якын тавыш җыйган.
Татарстан буенча сайлауларда сайлаучыларның 82 проценттан артыграгы катнашкан. Якынча йомгаклау Владимир Путин өчен сайлаучыларның 83 процентка якыны, Геннадий Зюганов өчен 10 процент чамасы, Михаил Прохоров өчен 3 процент чамасы, Владимир Жириновский өчен 2 проценттан күбрәк һәм Сергей Миронов өчен 2 процент чамасы тавыш бирүләрен күрсәтә.
Безнең район буенча барлык 27 сайлау участогында да сайлаучылар бик күп килгән иде һәм сайлаулар оешкан төстә узды. 11338 кеше сайлауда катнашты, бу сайлаучылар санының 97,63 процентын тәшкил итте. Владимир Путин кандидатурасы ныклы җиңү яулады - аңа сайлаучыларның 97,35 проценты тавыш биргән, Геннадий Зюганов өчен - 1,17 процент, Владимир Жириновский өчен - 0,76, Сергей Мироновка - 0,32 һәм Михаил Прохоровка - 0,26 проценты тавыш биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев