Реклама
Көн темасы
Бәладән баш-аяк
Тиздән бозлар китәр, язгы ташу башланыр һәм моңа ныклап хәзерләнергә кирәк (хәер, язгы ташу иң куркыныч табигать бәла-казалары бишлегенә керә). Азат МУСИН Районда 7 торак пунктка су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел, Архангел Бистәләре, Ленино, Горшково, Әдәмсә һәм Зирекле), бу торак пунктлардагы куркыныч зоналарда 470 йорт урнашкан һәм аларда...
Тиздән бозлар китәр, язгы ташу башланыр һәм моңа ныклап хәзерләнергә кирәк (хәер, язгы ташу иң куркыныч табигать бәла-казалары бишлегенә керә).
Азат МУСИН
Районда 7 торак пунктка су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел, Архангел Бистәләре, Ленино, Горшково, Әдәмсә һәм Зирекле), бу торак пунктлардагы куркыныч зоналарда 470 йорт урнашкан һәм аларда 1404 кеше яши.
22 мартта район ГТХ комиссиясенең "Язгы ташу-2012" планын гамәлгә кертү буенча киңәйтелгән утырышы булып үтте. Утырышта язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структура бүлекчәләренә бурычлар җиткерелде. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы эшләнгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда боз тыгылу куркынычы янаган ике участок бар (район үзәгендә һәм Архангел Бистәсендә) һәм бозны шартлату эшләре алып бару өчен районның ГТХ комиссиясе республикадагы тиешле хезмәтләргә заявка биргән инде.
Район территориясендә 13 гидротехник корылма (буа) бар һәм алар комиссия тарафыннан тикшерелгән. Кайберләрендә су көздән үк җибәрелгән, калганнары контрольдә тора һәм кирәк чакта су агызылачак.
Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка да вакытында әзерлек эшләре алып барырга кирәк.
Су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы туганда:
- газны, суны, электрны сүндерергә;
- азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, киемнәрне чормаларга, түбәләргә күчерергә;
- мал-туарны биегрәк (алдан хәзерләнгән) урынга күчерергә;
- баскычлар, арканнар, йөзә торган чаралар хәзерләргә кирәк.
Эвакуацияләү турында кисәтү алган булсагыз:
- 3 көнлек туклану запасы җыярга;
- медицина аптечкасы, җылы киемнәр хәзерләргә;
- документларны су үтмәслек пакетка төрергә;
- вакыт булса, ишекләрне йозакка бикләп, тәрәзәләрне томаларга кирәк.
Су кисәк күтәрелгәндә, югарырак җиргә урнашырга, паникага бирелмәскә, коткаручыларга хәлләр турында хәбәр итәргә кирәк. Экстремаль хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:
1. Янгын сүндерү - коткару хезмәте - 01, 2-30-01, 2-29-07, (кәрәзледән 112)
2. Полиция - 02, 2-26-73
3. Ашыгыч ярдәм - 03
4. ТР буенча РФ ГТХМ-ның өлкән оператив кизү торучысы - 8(843) 227-46-46
5. Бәла-казалар очрагында оператив медицина кизү торучысы - 8(843) 293-49-95
6. ТР буенча ГТХМ каршындагы эзләү -коткару хезмәте - 8 (843) 272-43-12
7. Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты - 2-20-09, 2-20-02, 2-20-07
8. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты - 2-20-08
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев