Көн темасы
чәчү эшләре төгәлләнү алдында
618
0
0
Районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен төгәлләү алдында - 23 майга сабан культураларын чәчү эше 47,2 мең гектар мәйданның 95%ында башкарылган.
Арпа, солы, борчак, вика , шикәр чөгендере, рапс, берьеллык үләннәр, бөртеккә кукуруз һәм көнбагыш, шулай ук 1000 га мәйданда күпьеллык үләннәр чәчү эше тулысынча төгәлләнгән. Шушы көннәрдә "Кулон" а/ф-да сабан бодае һәм "Яңа Чишмә" а/ф-да силоска кукуруз чәчүне төгәллиләр.
Хуҗалыклар чәчүлекләрне карау эшенә керештеләр - игеннәр шытып чыкканчы һәм шытып чыкканнан соң башкарыла торган тырмалау (5000 гектар) һәм чәчүлекләрне чүп үләннәре һәм корткычларга каршы (2500 гектар) эшкәртү эшләрен башладылар. Әлеге мөһим агрочарага "Кулон" а/ф, "Игенче", "Аксу-Агро" ҖЧҖ һәм ""Козлова М.И." КФХ-лар кереште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев