Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Көн темасы

Чәчү колач ала

Фермер Владимир Зубов иртә сабан культураларын чәчүне ел саен беренчеләрдән булып башлый. Һәм менә быел да 22 апрельдә ул солы чәчә башлады.

- Безнең хуҗалыкта солы 100 гектар мәйданны билиячәк һәм 50 гектар кырны без беренче чиратта әзерләдек, - диде Владимир Зубов. - Тырмалау һәм культивацияләү эшләрен башкардык һәм 23 апрельдә монда чәчүне төгәллибез.
- Туфрак яхшы эшкәртелгән һәм чәчү эшләре сыйфатлы итеп башкарыла. Трактор руле артында тәҗрибәле механизатор Николай Имаров, ике Евгений - Бурмистров һәм Кругликов - чәчүчеләр булып эшлиләр. Бүген агрегат башка кырга күчкән.
Хуҗалыкта барлыгы 100 гектар солы, 200 - бодай, 300 - арпа, 50 гектар борчак, шулай ук бөртеккә кукуруз һәм көнбагыш чәчәргә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев