Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Көн темасы

өченче бишкөнлек алдынгылары билгеле

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышы бишкөнлегенә (чираттагы) йомгак ясалды.

Уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда "Яңа Чишмә" а/ф-нан Дамир МИНАБЕТДИНОВ бишкөнлек алдынгысы дип танылды, ул МТЗ-1221 тракторында 5 көн эчендә 243 гектар (барлыгы 328 га) мәйданда тукландыру эшләре алып барган.
Туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык үлән басуларын тырмалауда "Кулон" а/ф-нан Исхак Нәҗипов алдынгы, ул "Нью-Холланд" тракторында 5 көн эчендә 625 га (барлыгы 875 га) җир тырмалаган.
Сабан культуралары чәчүдә "Яңа Чишмә" а/ф-нан Наил Шәрифуллин (5 көндә ул 213 га мәйданда чәчү чәчкән), "Кулон" а/ф-нан Геннадий Кочетов (413 га) һәм "Скоков Н.А." КФХ-нан Сергей Ушаков (5 көндә 287 га) беренче.
Җиңүчеләрнең һәммәсенә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Туңга сөрелгән җирләрне культивацияләүдә "Козлова М.И." КФХ-нан Евгений Бакалов бишкөнлек алдынгысы булды (5 көндә 320 га җир эшкәрткән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев