Реклама
Көн темасы
Чисталык барысына да бәйле
Яңа Чишмәдә яшәүчеләр чүп җыю контейнерлары куелган мәйданчыкларның пычраклыгын күреп: "Ни өчен соң акча түлибез?" - дип канәгатьсезлек белдерәләр. Шушы тәртипсезлек өчен гаеплеләргә карата административ протокол төзелгән, аларга тиздән җәза бирелер, мәйданчыклар чистарып калыр дип өметләнәбез. Тик территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен авыл кешесе үзе дә үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, бар да...
Яңа Чишмәдә яшәүчеләр чүп җыю контейнерлары куелган мәйданчыкларның пычраклыгын күреп: "Ни өчен соң акча түлибез?" - дип канәгатьсезлек белдерәләр. Шушы тәртипсезлек өчен гаеплеләргә карата административ протокол төзелгән, аларга тиздән җәза бирелер, мәйданчыклар чистарып калыр дип өметләнәбез.
Тик территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен авыл кешесе үзе дә үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, бар да үз урамын чиста һәм тазартылган итеп күрергә, үз участоклары территориясен җыештырырга ашыкмый. Әйтик, Ленин урамындагы 29 йорт тирәсендә асфальт түшәлгән юл тирес сыекчасы белән капланган. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутин Яңа Чишмә халкыннан үз тирәләрен, урамнарны кар астыннан чыккан пычрактан чистартуларын үтенә.
Җыелган чүп-чарларны контейнерларга тутырырга, ә эре-габаритлы калдыкларны полигонга чүпләрне чыгару өчен махсус билгеләнгән трактор киләсе көннәрдә мәйданчыкка китерү сорала. Түбәндә аның эш графигын тәкъдим итәбез:
Чәршәмбе 16.30 сәгатьтән - Ветловка һәм "Сельхозхимия" тирәсе;
Пәнҗешәмбе 16.30 дан - Мишеньдә;
Җомга 16.30 дан - поселокта.
Икеайлык барышында полигонга чүп-чарны үзең илтү - бушлай.
Үзең яшәгән йорттан чүп-чарларны, калдыкларны, тирес, юынтык суларны урамга ташларга ярамый. Әлеге тәртип бозулар өчен гражданнарга 2 меңнән 3 мең 500 сумга чаклы административ штраф түләттерү каралган. Чара күрелмәсә яки кабат тәртип бозулар булганда - 3мең 500 сумнан 5 меңгә чаклы штраф салыначак.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев