Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егетләр Әфганстанны онытмыйлар

15 февраль көнне, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 27 ел тулуга багышлап, Яңа Чишмәдә митинг уздырылды. Митингны алып баручы Илназ Шәйхетдинов сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховка бирде, ул исә илебезнең 10 ел дәвамында Әфганстанда интернациональ миссия башкаруын билгеләп үтте. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында 50 ләп яңачишмәле шушы илдә...

15 февраль көнне, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 27 ел тулуга багышлап, Яңа Чишмәдә митинг уздырылды.
Митингны алып баручы Илназ Шәйхетдинов сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховка бирде, ул исә илебезнең 10 ел дәвамында Әфганстанда интернациональ миссия башкаруын билгеләп үтте.
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында 50 ләп яңачишмәле шушы илдә барган сугышларда катнашкан, икесе һәлак булган. 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды һәм бу истәлекле датаны истән чыгару мөмкин түгел.
Әфганчы-ветераннар Советының җәмәгать оешмасы рәисе Виктор Калмыков, совет солдатларының барысы да Әфганстанны яхшы хәтерли һәм аны беркайчан да онытмаячак, диде. Бүген безнең районда 32 сугышчы - интернационалист яши, соңгы елларда берничә "әфганчы" вафат булды. Ул "әфганчылар"га санаторий-курортларда дәвалануда район җитәкчелегенең ярдәм итүен сорады, һәм бакыйлыкка күчкән егетләрнең каберләрендә һәйкәлләр куелуын искәрде.
Сугышчы-әфганчы, шул ук исемдәге КФХ башлыгы Марат Садыйков чыгышыннан соң җыелучылар мәңгелек ут янында бер минутлык тынлык белән һәлак булучыларны искә алдылар һәм һәлак булган сугышчы-якташлары истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар һәм канәфер чәчәкләре салдылар.
Фоторепортажны безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев