Реклама
Көн темасы
Эшләре гөрләп бара
Узган елның көзендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков яңачишмәлеләр белән булган очрашуда төзелеш планына Акбүре авыл клубын төзүне кертергә вәгъдә биргән иде. Хәзер бу объектта эшләр көннән-көн күзгә күренеп, яхшы темплар белән алып барыла: стеналар өю эше төгәлләнеп килә. Евгений СТАРОВ Яңа клубның сметада каралган бәясе 10 миллион сум тәшкил итә...
Узган елның көзендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков яңачишмәлеләр белән булган очрашуда төзелеш планына Акбүре авыл клубын төзүне кертергә вәгъдә биргән иде. Хәзер бу объектта эшләр көннән-көн күзгә күренеп, яхшы темплар белән алып барыла: стеналар өю эше төгәлләнеп килә.
Евгений СТАРОВ
Яңа клубның сметада каралган бәясе 10 миллион сум тәшкил итә һәм "Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре аның яртысыннан артыгын үзләштергәннәр инде. Өелгән стеналарның 70 проценты штукатурланган. Объектка төзелеш материалы өзлексез китереп торыла.
Артур Манукян җитәкчелегендәге 15 кешедән торган бригада үз эшен сыйфатлы башкара. Хәзер төзүчеләр бүлмәләр бүлү, идәннәрне бетонлауга хәзерләү эше белән мәшгуль. Клубны 1 ноябрьгә файдалануга тапшырырга тиешләр һәм участок прорабы Фәнис Әхмәтшинның акбүрелеләр өчен мөһим булган әлеге объектның вакытында сафка басуында шиге юк.
Рәсемдә: шофер А. Малинов, төзүчеләр А. Овникян, Н. Фурин, кранчы Н. Юсупов, Ф. Әхмәтшин, А. Манукян, төзүче А. Маврин (сулдан уңга).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев