Реклама
Көн темасы
Эшләсәң – эш җитәрлек
Үткән атнада муниципаль район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән чираттагы киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Евгений СТАРОВ Киңәшмә башланыр алдыннан территорияләрне төзекләндерүдә икеайлык нәтиҗәләре буенча иң уңган эшмәкәрләрне һәм "Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухня көннәре" дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Эшмәкәрләр Алексей Трондин (1 урын),...
Үткән атнада муниципаль район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән чираттагы киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмә башланыр алдыннан территорияләрне төзекләндерүдә икеайлык нәтиҗәләре буенча иң уңган эшмәкәрләрне һәм "Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухня көннәре" дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Эшмәкәрләр Алексей Трондин (1 урын), Людмила Арбузова (2 урын), Лидия Добрынина ( 3 урын) район башлыгы кулыннан дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар. Шулай ук үз территорияләрен төзекләндерү буенча актив эш алып барганнары өчен түбәндәге эшмәкәрләр: Любовь Гулькова, Нияз Галяуетдинов, Владимир Козлов, Илдар Җамалетдинов, Виктор Калмыков, Рамил Нуртдинов, Фәрит Курмаевларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Наталья Кажаевага I урын бирелде (ул шулай ук ТР-ның мактау грамотасы белән бүләкләнгән), Алексей Трондин - II, Татьяна Черняева - III урында. Рушания Сабировага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова беренче ярты еллык нәтиҗәләр буенча урта һәм кече бизнес эшләренә анализ белән чыгыш ясады. Ул кече бизнес барлык предприятиеләр әйләнешендә 1,7 процентны били, дип билгеләп үтте. Төяп озатылган товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме төзелеш тармагында 3 тапкырга, эшкәртү производствосында 18%ка кимүгә юл куелган. Икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча предприятиеләрнең эшен анализлап, промышленность производствосы индексының 6%ка үсүе билгеләп үтелде. 2012 елның 5 аенда 513,8 тонна икмәк-күмәч әйберләре пешерелгән, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Быел "Пищевик", "Нур" ҖЧҖ-дә икмәк-күмәч әйберләре ассортименты арткан. Әмма алар пешергән "Сельский" икмәге барлык сәүдә нокталарында да сатуда юк, югыйсә икмәкнең бу төре социаль-әһәмияткә ия булып тора. Үткән елның декабреннән район территориясендә "Карат" СПК колбаса цехы эшли башлады. Хәзергесе вакытта анда ярымфабрикатлар (шашлык, купаты) җитештерү һәм сату эше көйләнгән, боларны халык бик теләп ала. 2012 елның 6 аенда "Карат" СПК-да 1,1 тонна колбаса әйберләре, 0,3 тонна ярымфабрикатлар сатылган, халыкка каклап биргән продукция 1,7 тонна тәшкил итә. Район территориясендә төзелеш материалларын җитештерү белән кече эшмәкәрлекнең 4 субъекты шөгыльләнә. Алар тарафыннан 2012 елда район территориясендә дә, аннан читтә дә 85 мең данә керамзит блок җитештерелгән һәм сатылган. Әлеге предприятиеләр тарафыннан продукциянең яңа төрләрен (тротуар ясау өчен плитә, брусчатка һ.б.) җитештереп чыгару үзләштерелә. Район территориясендә пластик пыяла пакетлар җитештерү һәм урнаштыру җайга салынган. 2012 елның 6 аенда алар тарафыннан 280 тәрәзә блогы җитештерелгән һәм урнаштырылган.
Шулай ук 2012 елның декабрендә ачылачак металл эретү производствосы да нык темплар белән үсеш ала. Беренче ярты еллыкта алар тарафыннан 235 тонна металл эретелгән.
2012 елның 1 июленә булган торыш буенча район территориясендә шәхси эшмәкәрләрнең 109 стационар сәүдә ноктасы эшли, алар 4930 кв.м мәйдан били, бу 1000 кешегә 350 кв.м тәшкил итә, уртача республика күрсәткече 1000 кешегә - 543 кв. м 2012 елның беренче ярты еллыгында 2 сәүдә ноктасы - Акбүредә "Акбүре" (шэ Н.Ә. Гайфетдинов), Яңа Чишмәдә "Инструментград" кибете (шэ Р.Х. Ибраһимов), 1 кафе (Зирекледә, шэ Идиятуллин) ачылды.
Эшмәкәрләрнең актив эшләве һәм халыкның күпләп сатып алуы аркасында ваклап товар сату әйләнеше үсеше күзәтелә. Прогнозлар буенча 2012 елның I ярты елында ваклап товар сату әйләнеше (сату каналларының барысында да) 400,0 млн. сум тәшкил итә, бу үткән елның шул ук дәрәҗәсенә карата гамәлдәге бәяләрдә 121% тәшкил итә.
Докладта инвалидлар өчен объектларга керү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. 2012 елның 1 июленә "7-я» (шэ А.М. Гайнатуллин), "У дороги" (шэ Л.А. Арбузова, шэ Т.А. Черняева) кебек зур кибетләрдә һәм кулланучылар базарының башка объектларында пандуслар яки сатучыны чакырту кнопкалары юк. Кимчелекләрне бетерүгә район башлыгы бер ай вакыт бирде, ә аннан соң федераль законнарны үтәмәүче ваемсыз эшмәкәрләргә җәза биреләчәк. Эшмәкәрләрнең төзекләндерү буенча зур эш башкарулары турында сөйләнсә дә, иэ А.В. Зубов, иэ Арутюнян С.В., иэ Кирюшова Т.М., иэ Ибраһимов Р.Х., иэ Г.Р. Исмәгыйлева адресына тәнкыйть сүзләре яңгырады, алар бу эшкә җавапсыз караганнар. Район территориясендә 11 хуҗалык итүче субъект (9 ИЭ, 2 ҖЧҖ), җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтә. 2012 елның 1 яртыеллыгында җәмәгать туклануы предприятиеләренең товар әйләнеше 25,4 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елгы чордагы күрсәткечкә карата 141%.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, бүгенгесе көндә актуаль проблемаларның берсе булып хәзерләүләр эшчәнлеген оештыру һәм үстерү тора. Район үзәге территориясендә макулатура, пластик шешәләр, чүпрәк, пыяла савыт җыю буенча өч стационар пункт эшли. Авыл җирлекләре органнары белән берлектә торак пунктларда штатта булмаган хәзерләүчеләр тарафыннан яки күчмә көннәр кертеп макулатура җыю эше алып барыла. 2012 елның I яртыеллыгында иэ Краснов Н.Н. һәм "АгроТехЦентр" ҖЧҖ тарафыннан 22,1 т макулатура, 5,7 т чүпрәк-чапрак, 1,1 т пластик шешә һәм 0,4 т йон җыелган.
Лизинг-грант программасы иң элек авыл җирлегендә урта сыйныфны булдыруда җитди катализатор булды. 2011 елда районның эшмәкәрләре һәм кече бизнес субъектлары тарафыннан анда катнашуга 17 гариза бирелде. Конкурс белән сайлап алуда катнашуга 13 бизнес-проект кертелде. 10 бизнес-проектка карата субсидия бирү карары чыгарылды (шуларның 6-сы "Авыл бизнесы" номинациясендә, 3-се - производство бизнесы, берсе коммуналь бизнес номинациясендә). "Лизинг-грант" программасы эшли башлаганнан бирле районнан 20 индивидуаль эшмәкәр, кече һәм урта бизнес предприятиесе җиңүче булды.
2012 елның 2 июленнән ТР инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан "Лизинг-грант-2012" конкурсы игълан ителде. Конкурста барлык эшмәкәрләр һәм юридик шәхесләр катнаша ала. Быелгысы елда лизинг компанияләре мәйданы киңәячәк, эшмәкәр база шартларына туры килгән теләсә кайсы лизинг компаниясен сайлый алачак. Субсидиягә бирелә торган лимит күләме арттырылган, таләп ителәсе бизнес-план формасы һәм документлар җыелмасы гадиләштерелгән.
Монополиягә каршы хезмәтнең эше трында ТР буенча монополиягә каршы федерль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Алкогольле эчемлекләр сату өлкәсендә законнарда булган үзгәрешләр турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Саунин сөйләде. Ул беренче ярты еллыкта алкогольле эчемлекләр сату турында бәян итте, куәте 5 проценттан арткан сырага 1 июльдән лицензия бирү тәртибе үзгәрүен ассызыклады, ул алкогольле эчемлекләр сатыла торган вакытта сатылачак.
Киңәшмә азагында чыгыш ясап, Вячеслав Козлов төрле чаралар үткәрүдә, торак пунктларны төзекләндерүдә, халыкның аз тәэмин ителгән катламын яклау программасында катнашкан һәм ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. Ул әлегә бизнеста үсеш алмаган тармакларны: химчистка, массаж, чәчтараш хезмәтләре, кафе, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүле сәүдәне киңәйтергә чакырды. Икмәк-күмәч әйберләренең ассортиментын баетырга, ит продуктлары җитештерү һәм сатуны арттырырга кирәк. Райондагы кайбер кибетләрдә бер үк товарга бәяләр район үзәгендәгедән 15-20 процентка кыйммәтрәк.
Район башлыгы эшмәкәрләрне "Лизинг-грант" программасында активрак катнашырга, үзләренең производстволары һәм кибетләре өчен кадрлар хәзерләргә чакырды. Сәүдә нокталары барлык таләпләргә җавап бирүче әйбәт стационар биналарда урнашырга тиеш, вагончиклар заманы артта кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев