Реклама
Көн темасы
Халык батырлыгы – мәңгелек!
9 майда район үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңү яулавының 67 еллыгына багышланган митинг булды. Евгений СТАРОВ Кояшлы матур көндә Яңа Чишмәдәге сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында киләчәк буынның якты тормышы, аяз күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән авылдашларын искә алырга олысы да, кечесе дә җыелган иде....
9 майда район үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңү яулавының 67 еллыгына багышланган митинг булды.
Евгений СТАРОВ
Кояшлы матур көндә Яңа Чишмәдәге сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында киләчәк буынның якты тормышы, аяз күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән авылдашларын искә алырга олысы да, кечесе дә җыелган иде. Һәйкәл тирәсе бик матур итеп бизәлгән. Баганалардагы шарлар, әләмнәр бәйрәм атмосферасы тудырды, укучылар колоннасы да бик матур иде. Бәйрәм программасын Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдиновлар алып барды.
Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне Җиңү көне белән кайнар котлады. Үз чыгышында ул Бөек Ватан сугышы елларында 26 миллионнан артык Совет халкы һәлак булды, районның һәр кешесе җиңүгә үз өлешен кертергә омтылды. 9 май - бәйрәм, бу көнне барыбыз да безгә тыныч көннәр бүләк итүчеләр алдында баш иябез. Шушы авыр сугыш елларында катнашучыларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Районда 34 Бөек Ватан сугышы ветераны, 103 - сугышта һәлак булучыларның тол калган хатыннары һәм 506 тыл хезмәтчәне яши. Сугышта һәлак булучыларның тол калган хатыннарын һәм сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүдә федераль программа буенча республика исемлегенә кергән 161 ветеранның 152се торак шартларын яхшыртты. Тол калган ике хатын-кызга бәйрәм алдыннан тантаналы шартларда яңа йорт ачкычларын тапшырдылар. Киләчәк буынга без ХХ гасырның иң канкойгыч сугышы турында бөтен дөреслекне җиткерергә тиешбез. "Беркем дә, берни дә онытылмый" девизы тормышка ашырылачак, һәйкәл янындагы мәңгелек ут беркайчан да сүнмәсен. Мидхәт Газыймовның "Мемориал" берләшмәсе белән берлектә әзерләнгән "Вернуть долг памяти" дип аталган китабы дөнья күрәчәк. Сугышта катнашучылар, сугыштан соңгы тыныч вакытта вафат булганнарга һәйкәл кую турындагы мәсьәлә карала, дип билгеләп үтте.
Бөек Җиңү көне белән котлап, Вячеслав Козлов һәммәсенә дә тынычлык, иминлек, бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Трифонов ТР Министрлар кабинеты исеменнән ветераннарны Җиңү көне белән котлады һәм барысына да исәнлек теләде. Ветераннар Советы рәисе Александр Скоков яңачишмәлеләрне бәйрәм белән генә котлап калмады, ә "Парад Победы дигән шигырен дә укыды. Кадетчыларның чыгышлары, "Зажигай" ансамбле башкаруында сугыш турындагы лирик җырлар бик матур булды. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына гирляндалар, веноклар һәм чәчәкләр куйганнан соң, яңачишмәлеләр канкойгыч сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шуннан соң бәйрәм салюты бирелде.
Мәйдан янында саф һавада ветераннар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде, аларга хәрби гимнастеркалар кигән кызлар хезмәт күрсәтте.
Бәйрәм чарасы җылы һәм бик күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев