Хәлләр киеренке
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов тарафыннан көн саен үткәрелә торган штаб утырышында сүз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агымдагы хәлләрнең торышы, районда уңышны урып-җыю барышы турында бара.
Соңгы араларда көннәр яңгырлы торганга район кырларында хәлләр киеренкеләнә. Корылык аркасында һәлак булган игеннәрдән тыш, көзге культуралар да юкка чыга - яңгырларга чаклы урдырылган игеннәр үрә башлаган. Шул сәбәпле, товар җитештерүче игенчеләр уңышның бер өлешен югалталар. - Үсеп утырган җирдә - башагында бөртек үрү куркынычы да бар, гәрчә белгечләр әлегә андый очракларны ачыклаганнары булмаса да, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге игеннәрне урып-җыю белән мәшгуль. 5 августка ул барлык мәйданның 95 процентында урып-җыелган. Бу эштә 94 комбайн эшли, шуның 28-е чит илдә эшләнгән, җитештерүчәнлеге югары булган техника. Тик якшәмбе көнгә чаклы аларның бер өлеше генә кырга чыккан. Урак темплары буенча "Вәлиев Ф.Р.", "Зубов В.С.", "Архангельское" КФХ, "Татарстан" а/ф - алда, биредә барлык мәйданның 48-30 проценты җыеп алынган. Район буенча уртача уңыш гектарына 23,3 центнер тәшкил итә. Уңыш "Козлова М.И.", "Архангельское", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да югары. Яңгырларга карамастан, урып-җыюны августта төгәлләргә, моның өчен һәр матур сәгатьне файдаланып калырга кирәк.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев