Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәлләр тотрыклы

Яңа Чишмә районында социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәлләр тотрыклы, ул контрольдә тотыла һәм көйләнә. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында шул хакта сөйләнде. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Халыкның террорчылыкка каршы саклану дәрәҗәсен арттыру максатларында һәм фаразланган куркынычны искә алып, комиссиянең көче район территориясендә булган хакимият структураларының һәм авыл җирлекләре башлыкларының эш-гамәлләрен координацияләүгә юнәлтелде.
Районда объектларның террорчылык (ихтималы) гамәлләреннән сакланышына һәрдаим мониторинг ясалып тора, һәр җирдә тиешле белешмәлекләр бар, кешеләр күпләп җыела торган җирләр тикшерелә, халыкның сизгерлеген арттыру буенча әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә, хокук саклау органнары кеше яшәми торган буш йортларны, чормаларны, сарайларны һ.б.ны гел тикшереп торалар.
2015 елга терактларны булдырмый калу өчен планлаштырылган чаралар тулысынча үтәлгән. Сентябрь аенда "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелде, район газетасында террорчылыкка каршы юнәлештәге мәкаләләр басылып тора.
Районда кешеләр күпләп җыела торган урыннарны билгеләү буенча ведомствоара комиссия оештырылды. Ул объектларның паспортлары һәм актлар төзелә. Исемлеккә 62 объект керә (мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары, РҮХ, мәчет, чиркәү һ.б.). Объектларны тикшергәннән соң хокук саклау органнары тарафыннан паспортлар биреләчәк.
Утырышта шулай ук агымдагы елга террорчылыкка каршы комиссиянең эш планы расланды. 2016 елда көчне түбәндәгеләргә юнәлдерергә кирәк: милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, социаль, этник һәм конфессиональ нигездәге конфликтларга юл куймау һәм профилактика; халыкның террорчылар һәм экстремистлар идеологиясе беленә башлавына түзеп тора алмау атмосферасы булдыруга юнәлдерелгән җәмәгать фикерен булдыру; яшьләр арасында толерантлык һәм этникара мәдәниятне булдыру, агрессивлык профилактикасы; булу ихтималы булган террорчылык актлары нәтиҗәсен бетерү һәм киметү буенча чараларда катнашу өчен җәлеп ителәсе көчләрнең һәм чараларның даими әзерлеген саклау.
Терактларны кисәтү үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык саклау максатларында, таныш булмаган шикле кешеләр һәм шикле хәлләр турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегез сорала:
ЭЭМ-нең кизү тору хезмәте - 8(843) 291-35-28 (Казан), 8(84348) 2-26-73 (Яңа Чишмә) һәм 02, 020 (кәрәзле тел. өчен)
ТР буенча Россия УФСБ-ның кизү тору хезмәте - 8(843) 231-45-55
Коткару хезмәтенең бердәм номеры - 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев