Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Көн темасы

Хулиганга җәза билгеләнде

Район прокуратурасы Поляков Иван Александровичка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул җинаять кылуда гаепле дип танылды (хулиганлык, җәмәгать тәртибен тупас бозу, җәмгыятьне ихтирам итмәү, корал сыйфатында әйбер кулланып кылган җинаяте РФ УК 213 маддәсенең 1 өлешенә туры килә). Суд 2014 елның 6 октябрендә иртәнге сәгать 9 лар тирәсендә...

Район прокуратурасы Поляков Иван Александровичка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Ул җинаять кылуда гаепле дип танылды (хулиганлык, җәмәгать тәртибен тупас бозу, җәмгыятьне ихтирам итмәү, корал сыйфатында әйбер кулланып кылган җинаяте РФ УК 213 маддәсенең 1 өлешенә туры килә).
Суд 2014 елның 6 октябрендә иртәнге сәгать 9 лар тирәсендә И. Поляковның Яңа Чишмә районы хакимият бинасында булып, хулиганлык кылу ниятеннән җәмәгать тәртибен тупас бозу, дәүләт һәм муниципаль органнарның нормаль эшен өзү максатында, җәмгыятькә һәм тирә-юньдәгеләргә карата кимсетүле мөнәсәбәттә корал сыйфатында әйбер кулланып, Яңа Чишмә районының Пенсия фонды бүлегенең ишегенә шартлаткыч - Ф-1 кул гранатасы муляжы элгән, дип билгеләгән. Суд Поляков Иван Александровичка 280 сәгать мәҗбүри эш сыйфатында җәза билгеләде.
Район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев