Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ихтыяҗ бер – лаеклы гражданин тәрбияләү

Яңа Чишмә РМЙ-да район  педагогларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә эшендә мәгариф хезмәткәрләре, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, район кураторы Рамил Гайзатуллин, балаларны тәрбияләү һәм укыту эше белән кызыксынган район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.


РМБ начальнигы Александр Еронтьев “Яңа Чишмә районының мәгариф системасында тәҗрибә, проблемалар, үсеш перспективалары кебек өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыру“ дип аталган докладында үткән елда мәктәп, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү эшен тулысынча чагылдырды һәм яңа уку елына стратегик ориентирлар һәм бурычлар билгеләде.
- 2018-2019 уку елы башына район  территориясендә 1420 бала укучы 19  мәктәп, 19 балалар бакчасы (595 бала), 1 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Кызганычка каршы, районда балалар саны елдан-ел кими, бу исә быел Яңа Иванаево башлангыч мәктәп – балалар бакчасын ябуда төп сәбәп булып тора.
Районда укучылар санының кимүенә аңлатма биреп, район башлыгы безнең балалар безнең мәктәпләрдә укысын өчен барлык мөмкинлекләрне  булдырырга кирәк, диде. Шундый очраклар бар, укытучылар мәктәп дәрәҗәсен төшермәс өчен начар укучылардан “котылырга“ тырышалар, аларны үсештә артта  калучылар өчен булган мәктәпләргә озаталар.
Алга таба Вячеслав Козлов, районның мәгариф системасында билгеле бер алга  китеш бар, дип билгеләп үтте, әле тагы да алгарак омтылырга кирәклегенә басым ясады. Аннан соң район башлыгы яңа уку елына яхшы әзерләнгән өчен белем бирү учреждениеләрендәге барлык коллективларга рәхмәт белдерде, киләчәктә дә балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда  иҗади уңышлар теләде. Иң яхшы өч педагог район башлыгы грантына лаек булды: “Иң яхшы җитәкче“ номинациясендә – Волчья мәктәбе директоры Николай Темников; “Иң яхшы укытучы“ - Яңа Чишмә гимназиясенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Вафина; “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы“ - Волчья мәктәбе укытучысы Ольга Добрынина. Районның 12 педагогы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына  лаек булды. Зирекле лицее һәм Яңа Чишмә гимназиясе коллективлары Бөтенроссия ачык смотр җиңүчеләре грамоталары һәм  “15000 интерактив  дәрес җыелмасы“ дип аталган белем бирү продуктлары алуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.
2017/2018 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар: 1 урында Зирекле лицее (дүртенче ел рәттән), 2 урында – Яңа Чишмә урта мәктәбе, 3 урында – Яңа Чишмә гимназиясе.
2017/18 уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урында Яңа Чишмәдәге “Алтын ачкыч“ балалар бакчасы коллективы, икенче – Яңа Чишмә “Ландыш“ балалар бакчасы коллективы, өченче урында Яңа Чишмә “Теремок“ балалар  бакчасы коллективы.
Учреждениеләрне яңа 2018/2019 уку елына әзерләү буенча 1 урын Черемухово урта мәктәбе һәм Акъяр башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы коллективларына бирелде. Икенче урында Петропавел мәктәбе коллективы, өченче – Ленино урта мәктәбе коллективы.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында яңа 2018/2019 уку елына әзерләнү буенча беренче урында Яңа Чишмә “Ландыш“ балалар бакчасы коллективы, икенче – Тубылгытаудагы “Тургай“ балалар бакчасы коллективы һәм өченче урында – Әдәмсәдән “Алсу“ балалар бакчасы коллективы.
Әлеге позитив нотада педагогларның август киңәшмәсе үз эшен төгәлләде.    
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев