Реклама
Көн темасы
Исән-имин кайтыгыз!
20 апрельдә быел язын Россия армиясе сафларына хезмәт итәргә китүче районның 29 егете өчен район Мәдәният йортында бәйрәм - Призывник көне оештырылды. Ольга ИВАНОВА
Район оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, дин әһелләре, мәктәпләр һәм авыл МЙ директорлары, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә инде, призывникларның туганнары, дуслары, әти-әниләре егетләргә изге теләкләрен, үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерергә килгәннәр. Концертның беренче мизгелләреннән үк егетләрне армиядәге тәртипләр белән таныштыра башладылар. Бик тиздән видеофильмдагы хәрби өйрәнүләр, марш атлау һәм, хәтта, кухняда кизү тору кебек эшләр аларның тормыш рәвешенә әвереләчәк. 6 егет Севастопольдәге "Сәмум" кораблендә хезмәт итәчәк. Яңа Чишмә районында чакырылыш барышына хәзерләнү буенча бүлек начальнигы ярдәмчесе Радик Мөхәммәдияров РФ Оборона министрының хәрби хезмәттәгеләрнең запаска җибәрелүе һәм Кораллы Көчләр сафына чираттагы чакырылу турындагы приказын укыды һәм "Чын ир булырга тырышканнар өчен армия - алыштыргысыз мәктәп" диде һәм хәрби бурычны лаеклы үтүләрен теләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк егетләргә үзенең җылы сүзләрен җиткерде һәм район башкарма комитеты исеменнән булачак солдатларга истәлекле бүләкләр һәм шәхси кирәк-яраклар җыелмасы салынган пакетлар тапшырды (рәсемдә).
Булачак "сәмумчыларга" Красный Октябрь мәктәбе укучылары үз куллары белән ясалган корабль макеты тапшырдылар. Үзләренең улларын армиягә озаткач, әниләр һәм әтиләр һәрчак борчылып, кайгырып торалар - алар ничек хезмәт итәрләр, мөстәкыйль тормышта аның көче һәм сәла-мәтлеге җитәрме? Призывник Максим Сусловның әнисе әти-әниләрнең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде: "Без сез көчле булып, өлгереп, буйга җитеп кайтуыгызга ышанабыз", - диде ул. Ихтирам йөзеннән солдат аналарына чәчәкләр тапшырылды. Зирекледән имам-хатыйб Ильяс хәзрәт Сөләйманов сәхнәдән торып, урысчалап та, татарчалап та егетләргә хәер-догасын ирештерде. Чарага РМЙ артистлары, "Шешминка" бию ансамбле чыгышлары ямь өстәде, алар ачык слайдлар һәм тәэсирле видеофильмнар белән баетылды. Яшьләр ярата торган заманча патриотик һәм лирик җырлар, хәрби форма-костюмнар сайлау һәм башкару осталыгы эстетик канәгатьләнү хисе тудырды. Азакта призывниклар әти-әниләре белән РМЙ каршында истәлеккә фотога төштеләр. Хәерле юл сезгә, балалар, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев