Кешелђр турында кайгыртып
Инвалидлар ункөнлеге башлангач, районның торак пунктларында (Акбүре белән Тубылгы Таудан кала), Госстрах һәм Мәшгульлек үзәге коллективларында чәй мәҗлесләре оештырылды. Район үзәк хастаханәсе инвалидларны 13 декабрьдә сыйласа, ЧЭЧ 20 декабрьдән соң кунакка чакыра. Авыл җирлекләре бюджеты акчасына физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүләкләр (җыелмасы) хәзерләнгән. Архангел, Петропавел Бистәләрендә, Чуваш һәм Рус.Чабаксары авылларында...
Инвалидлар ункөнлеге башлангач, районның торак пунктларында (Акбүре белән Тубылгы Таудан кала), Госстрах һәм Мәшгульлек үзәге коллективларында чәй мәҗлесләре оештырылды. Район үзәк хастаханәсе инвалидларны 13 декабрьдә сыйласа, ЧЭЧ 20 декабрьдән соң кунакка чакыра. Авыл җирлекләре бюджеты акчасына физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүләкләр (җыелмасы) хәзерләнгән. Архангел, Петропавел Бистәләрендә, Чуваш һәм Рус.Чабаксары авылларында табыннар хәзерләүгә авыл җирлекләре Советларына эшмәкәрләр һәм "Белоглазов Е.А.", "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков А.А.", "Савельев А.А." КФХ һәм "Игенче" ҖЧҖ матди ярдәм күрсәткәннәр. КМС заводы (9 кешегә), ветеринария берләшмәсе (3 кешегә), Роспотребнадзор (3), 118 нче ҺУ (1), "Кайгырту" ХСХКҮ (3), РМБ (1), "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе (2), ТКХ (3), финанс-бюджет палатасы (2), Авыл хуҗалыгы идарәсе (1), "Стройсервис" ЯАҖ (3), Картлар йорты (1) үзләрендә эшләп чыккан хезмәткәрләрне игътибарсыз калдырмаганнар, 350-500 сумлык азык-төлек пакетлары тапшырганнар.
Хезмәткәрләр көче белән Картлар йортында яшәүчеләр өчен концерт һәм күңел ачу уеннары оештырылган. Өйләренә барып хезмәт күрсәтелүче инвалидлар янына Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре барганнар, азык-төлек пакетлары һәм "Моя газета"га квитанция тапшырганнар. 8 декабрьдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагоглары Тубылгы Тауда инвалид балалар белән анимацион чара үткәргәннәр.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар үткәрүгә һәм ярдәм күрсәтүгә 334165 сум акча тотылган, шуның 15040 сумы индивидуаль эшмәкәрләрдән кергән, 274680 сумы - бюджет, 23690 сумы авыл хуҗалыгы оешмалары, 20755 сумы предприятиеләр һәм оешмалар акчасы.
Район Советы һәм башкарма комитеты барлык химаячеләргә дә рәхмәт белдереп, исәнлек һәм уңышлар телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев