Мөһим мәсьәләләр каралды
3 апрельдә район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 12 нче утырышы булып үтте. Азат МУСИН Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек начальниклары, район суды рәисе, район прокуроры, полиция бүлекчәсе начальнигы, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, учреждение, предприятие, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. 6 мәсьәләне...
3 апрельдә район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 12 нче утырышы булып үтте.
Азат МУСИН
Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек начальниклары, район суды рәисе, район прокуроры, полиция бүлекчәсе начальнигы, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, учреждение, предприятие, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. 6 мәсьәләне үз эченә алган көн тәртибе расланды. "2011-2015 нче елларга Яңа Чишмә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш программасына үзгәрешләр кертү турында"гы беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. Үзгәрешләр халкы 300 кешедән артмаган кечкенә торак пунктларга (андыйлар районда - 12) карата кертелгән. Алар буенча специальләшү һәм үсеш юнәлешләре билгеләнгән (нигездә, бу гаилә фермалары оештыру һәм халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итү), шулай ук чаралар эшләнгән, аларның башкаручылары һәм башкару сроклары билгеләнгән.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча - "2011 елда Яңа Чишмә муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында"гы мәгълүмат белән Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады.
Аннан соң Надежда Попкова район икътисадын финанс сәламәтләндерү һәм хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү программаларының үтәлеше турында җентекле һәм тәгаен мәгълүмат җиткерде. - Бу программалар бөтен районның тормышын чагылдыра, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. -Уңай нәтиҗәләр күз алдында, шулай да икмәк-күмәч әйберләре, сөт җитештерү, ит җитештерү һәм эшкәртү, хезмәт күрсәтү өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгы производствосында эшне яхшырту буенча гаять зур мөмкинлекләр бар, димәк, район халкының тормыш хәлен яхшырту буенча көчләрне куяр урын бар, - дип белдерде ул.
Аннан соң районның Контроль-хисап палатасы һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегенә йомгак турында отчетлар тыңланды, бу хакта аларның рәисләре Роман Губкин белән Наталья Гордеева чыгыш ясадылар.
2011-2015 нче елларда район территориясендә халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның комплекслы программасын тормышка ашыру турындагы мәгълүматны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева җиткерде. Бу юнәлештә районда уңай якка үзгәрешләр бар - "Олимп" спорт залы эшли башлады, ул бер кайчан да буш тормый, республикада үткән спорт ярышларында безнең район командалары җиңүләрне еш яулый башладылар, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны да сизелерлек артты.
Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр. Яңа Чишмә муниципаль район Советының 12-нче утырышы эшендә тәнәфес игълан ителде.{jcomments off}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев