Мәктәп формасы кире кайта
Балаларның җәйге күңелле ялы төгәлләнеп килә, тиздән алар мәктәпкә китәчәк. Кемдер алдагы уку елына көч туплый, кемдер узган материалларны искә төшерә, ә балаларның ата-аналарының үз проблемалары: баланы ничек мәктәпкә әзерләргә, кием-салым һәм аяк киемен каян алырга?
"РФ дә белем бирү турында"гы яңа законга туры китереп укучылар киеменә булган таләпләрне мәктәп үзе билгели. Ә мәгариф һәм фән министрлыгы аңа бу очракта актив булышлык күрсәтә, әйтергә кирәк, нинди юнәлеш алырга кирәклеген тәкъдим итә.
Яңа Чишмәдә, турысын әйтик, мәктәп формасын сайлап алу мөмкинлеге зур түгел, әмма мәктәп формасы төрле төстә булмаска тиеш. Дәүләт һәм муниципаль белем бирүче оешмаларда укучыларның киемнәре һәм тышкы күренеше җәмгыятьтәге гомуми рәвештә кабул ителгән эшлекле стиль нормаларына туры килергә тиеш.
Шулай итеп, районның барлык мәктәпләрендәге укучы кызлар 1 сентябрь көнне мәктәпкә - көрән күлмәк һәм ак алъяпкычтан, ә малайлар классик кара төстәге костюмнар һәм ак күлмәкләрдән киләчәк. Дөрес, искәрмә дә бар - бу Яңа Чишмә урта мәктәбе. Монда кадет сыйныфлары һәм аларның үз вариантлары - кадетчылар формасы. Эчке киемнәргә һәм аяк киемнәренә килгәндә, монда инде гигиена ягыннан чыгып тәкъдим итәргә кирәк: эчке киемнәр киҗе мамык тукымадан һәм ефәк трикотаждан булганын сатып алу кирәк. Синтетик сүсле тукымалардан (нейлон, капрон, ацетат, триацетат) булган киемнәр сатып алу кирәк түгел. Һәм моңа җитди игътибар бирү кирәк, чөнки киҗе мамык яки вискоза тукымалардан тегелгән эчке киемнәр синтетик тукымадан тегелгән өске киемнәрнең тәнгә начар тәэсир итүеннән дә саклый.
Аяк киемнәренә карата гигиена таләпләре түбәндәгеләргә нигезләнгән: үлчәме, фасоны һәм катылыгы табан үсешенә каршылыклы булырга тиеш түгел (комачауламаска тиеш). Кысан яисә артык иркен (зур) аяк киеме алырга ярамый. Табан дөрес формалашсын өчен аяк киеменең башы иркен, ә каблугы киң (иркен) - биеклеге 1,5-2 см булырга тиеш. Кызларның биек табанлы аяк киемнәре белән йөрүләре (4-5 см) аларның сәламәтлекләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Иң әйбәт кышкы аяк киеме күннән тегелгәне, җәйгесе прюнель, парусина. Тик бар да кыйммәт.
Әйтик, әйбәт аяк киеме 1000 сум тирәсе, кызлар өчен күлмәк яки пиджак, малайлар өчен чалбар 400 сумга кыйммәтрәк, күлмәк - 200-250 сум, алъяпкыч та шул чаклы тора (ә ул ике төрле кирәк). Эчке киемнәргә, бант, галстук, гольфы, оекбаш, колготки өчен 800 сум чыгарып саласы, спорт киеме - 1850, әйбәт ранец - 750 сум. Минимум алты мең сум - һәм сезнең балагыз мәктәпкә барырга әзер булачак. Тик Яңа Чишмәдә укучылар өчен сыйфатлы һәм тиешле товарны кайдан сатып аласың? Шушы сорау белән без мәктәп күлмәкләре сатылган кибеттә өелешеп торган әниләргә мөрәҗәгать иттек.
Наталья Михайловна: "Фасон бер үк, бер төрле итәк, безгә бармый. Сайлау мөмкинлеге юк: шәһәргә барасы".
Оксана: "Яңа Чишмәдәге сәүдә нокталарында товарлар бер базардан бугай - бар да бер төрле. Ә бәяләре төрле. Кызыбызга аяк киемен моннан алмыйбыз".
Ефимовларның ишле гаиләсе - өч кызны мәктәпкә әзерләү өчен шәһәргә барачак.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев