Реклама
Көн темасы
Могҗизага бар да ышана
Өлкәннәр дә, балалар сыман, могҗизага ышана яки ышанырга тели. Ә Сез яңа ел төнендә теләгән теләгегезнең тормышка ашасына ышанасызмы? Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз? Константин Сидоров, 45 яшь, Чуаш Чабаксары авылыннан: Яңа ел әкиятенә күптән ышанмыйм. Хәзер мин тормышта тотрыклылык кына телим. Валентина, 50 яшь: Улымның гаиләсе өчен фатир, алар бәхетле,...
Өлкәннәр дә, балалар сыман, могҗизага ышана яки ышанырга тели. Ә Сез яңа ел төнендә теләгән теләгегезнең тормышка ашасына ышанасызмы? Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз?
Константин Сидоров, 45 яшь, Чуаш Чабаксары авылыннан: Яңа ел әкиятенә күптән ышанмыйм. Хәзер мин тормышта тотрыклылык кына телим.
Валентина, 50 яшь: Улымның гаиләсе өчен фатир, алар бәхетле, тату яшәсеннәр, оныгым сау-сәламәт үссен дип телим. Тагын бер зур хыялым бар. Күземне йомгач, ачкан чакта Иерусалимда булсам иде. Күптәннән шул шәһәрдә буласым, изге урыннарда йөрисем килә.
Илүзә Кәлимуллина, 38 яшь, Шахмай авылыннан: Мин Кыш бабайдан үземә, иремә, балаларыма сәламәтлек һәм бәхет сорыйм, тагын - хезмәт хакларын арттыруны.
Людмила Гришина, 47 яшь. Н.П. Лебедка авылыннан: 2012 ел башында кызыбызны кияүгә бирәбез. Туй матур үтсен дип телим. Моның өчен шактый акча кирәк. Күктән "яумасмы" дип көтәм.
Татьяна (фамилиясен атамауны үтенде), 46 яшь. Кыш бабайдан олигархларныкы төсле коттедж (бассейны, гараждагы иномаркасы, хезмәтчесе белән), …тик хәленнән килмәстер… Җитди итеп әйтсәм, беренче чиратта, үземә, гаиләмә, туганнарыма сәламәтлек телим. Тирәбездә игелекле, ярдәмчел кешеләр күп булсын иде. Телевидение һәм массакүләм мәгълүмат чаралары "дөнья бетә", яңа (ПРО) ракеталар урнаштырыла дип куркытмасыннар иде. Тагын эштә хезмәт хакын күбрәк түләүләрен, яшәү өчен кирәкле әйберләр сатып ала алуымны теләр идем.
Елена Мурзина, 39 яшь, Тубылгы Тау авылы: Мин барлык яхшы нәрсәгә дә ышанам. Ә Яңа ел - иң матур бәйрәм. Ничек ышанмыйсың инде?! Шуңа күрә күңел түрендәге иң изге теләкләрнең тормышка ашуын телим: студент кызыма - сессияне яхшы тапшырырга, иремә - исәнлек-саулык, улларыма - уңышлар. Шул чакта миңа бәхет булачак.
Лаврентьева Ольга, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы: Әлбәттә инде, иң мөһиме, барыбызга да саулык телим. Мин Кыш бабайдан район халкының сәламәт яшәү рәвешенә активрак тартылуларын теләр идем. Безнең "Олимп" универсаль спорт залы, мәктәпләрдә спорт заллары, хоккей мәйданчыкларыбыз бар. БЯСМда ел әйләнәсенә тәҗрибәле тренерлар төрледән-төрле секцияләр үткәрәләр. Кышын фигуралы шуу яратучылар өчен шугалак эшли. Җаның теләгәнне сайларга гына кирәк. Җәйгә безне тагын бер озак көттергән вакыйга көтә - районда яңа бассейн эшли башлаячак, монда ел буена йөзәргә мөмкин булачак - бу хакта барысы да хыяллана. Ә үземә исәнлек-саулык, тынычлык, гаиләгә иминлек сорар идем.
Район халкыннан хәбәрчеләребез Лариса Федорова һәм Ольга Иванова сораштырды. Сезнең теләкләрегез турында Кыш бабай, һичшиксез, белер һәм аларны үтәр, дип ышанып калабыз. Барыгызга да уңышлар насыйп булсын! Яңа ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев