Н. Жеребцов мемориалында җиңү
-25 майда Тубылгы Тау мәктәбенең ике укучысы: Гөлгенә Исмәгыйлова һәм Алинә Хәсәнова гер спорты буенча ел саен үткәрелә торган ачык республика турнирында - Николай Жеребцовның 34 нче мемориалында призлы урыннар яуладылар, - дип сөйләде тренер Ринат Гатин.
- Ул Казанда үтте, анда яшүсмерләр, ир-атлар, хатын-кызлар һәм гер спорты ветераннары катнашты. Миңа, һәрвакыттагыча, хөкемдар буларак катнашырга туры килде. Гөлгенә 1 нче урынны яулады, ул медаль, диплом һәм җиңүче кубогы алды, ә Алинә - 2 урында ( ул да медаль һәм кубокка ия булды). Гөлгенәгә шушы көннәрдә 16 яшь тулды һәм шул уңайдан аңа кыйммәтле бүләк тапшырылды. Турнирны оештыручылар спортчыларның яхшы хәзерлекле булуларын билгеләп үттеләр, аларга киләчәктә дә укуларында, зур спортта һәм шәхси тормышларында уңышлар теләделәр. Спортчыларның барысы да канәгать калды, - дип сөйләде Р. Гатин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев