Реклама
Көн темасы
Ныклап торып эшкә керешкәннәр
Чертуш авылында Ситдыйковлар гаиләсе кыска гына вакыт эчендә 24 баш МЭТгә исәпләнгән гаилә фермасы төзеп куйган, алар җитештергән сөтчелек продукциясе хәзер "Карат" СПК-га озатыла. Евгений СТАРОВ Үз гаилә фермаларында сөт җитештерергә Ситдыйковлар үткән елда ук ниятләгәннәр. Башта алар 56 гектар җирне милек итеп рәсмиләштергәннәр, аннан җирне эшкәртеп, 30 гектарына -...
Чертуш авылында Ситдыйковлар гаиләсе кыска гына вакыт эчендә 24 баш МЭТгә исәпләнгән гаилә фермасы төзеп куйган, алар җитештергән сөтчелек продукциясе хәзер "Карат" СПК-га озатыла.
Евгений СТАРОВ
Үз гаилә фермаларында сөт җитештерергә Ситдыйковлар үткән елда ук ниятләгәннәр. Башта алар 56 гектар җирне милек итеп рәсмиләштергәннәр, аннан җирне эшкәртеп, 30 гектарына - күпьеллык үлән, 26 гектарына арпа чәчкәннәр. Җитәрлек күләмдә фураж өчен ашлык, салам һәм печән әзерләгәннән соң, ферма төзергә керешкәннәр: бөтен акчаларын тотып, "Татфондбанк"тан 500 мең сум кредит та алганнар. Блок-кирпечне районнан сатып алганнар, Аксубай районыннан төзүчеләр чакыртып 2 атна эчендә ферманы торгызып та куйганнар. Җирләре һәм биналары булгач, Ситдыйковлар гаилә фермалары төзү буенча республика программасына керә алганнар, шулай итеп 1 миллион сум күләмендә субсидия алуга ирешкәннәр, бу акча исә саву өчен технология җиһазлары (суыткыч-танкер да) һәм тирес чыгару өчен механизмнар сатып алуга тотылган. Җиһазларның һәммәсе монтажланган, бар да эшли. Фураж тарттыру өчен үз көчләре белән тегермән төзегәннәр, токны генератор эшләп чыгара. Мамадыш районыннан 8 буаз тана сатып алганнар, шуларның бишесе саудыра, алардан 5 бозау алынган, март аенда тагын 3 баш таналары бозауларга тиеш.
Хәзер көн саен 110 литр сөт савып алалар, шуның бер өлеше бозаулар эчертүгә, үз ихтыяҗларына тотыла, ә 60 литры "Карат" СПКга эшкәртүгә тапшырыла. Гаилә сөт сатудан аена 20 мең сумга якын табыш ала, бу акчалар кредит каплауга тотыла. Сөттән катык, каймак, май, эремчек хәзерлиләр - зур гаилә өчен болар бик тә кирәк нәрсә, чөнки үзләренең өч балаларыннан тыш, тагын тәрбиягә 5 бала алганнар. Ярдәмче хуҗалыкны алып барырга студент уллары Рәзил һәм 10 сыйныфта укучы кызлары Раилә дә булыша, ә кечкенә Салават балалар бакчасына гына йөри әле. Гаиләгә тәрбиягә алынган балалар (ике яшь ярымнан 12 яшькә чаклы балалар) хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнәләр һәм авыл тормышына акрынлап ияләнәләр, өйрәнәләр.
Гөлсинә (рәсемдә) Чертуш һәм Акъяр мәктәпләрендә чит телләр белгече, ә ире Рамил менә дигән механизатор, бар эшкә дә оста кеше. Узган елда ул "Татарстан" а/ф-да "Дон" комбайнын төзәтеп, аннан аны үз җирендәге арпаны урып-җыю өчен арендага ала. Быел Ситдыйковлар "Нива" комбайны сатып алырга ниятлиләр. Моннан 11 ел элек төзелгән иркен йортлары зур гаилә өчен кечерәк, шуңа да икенче катны төзү теләкләре бар. Әлегә моның өчен акчалары җитәрлек түгел, әмма алга таба гаилә фермасын тагы да үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру нәтиҗәсендә хыяллары тормышка ашар, дигән өметтә калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев