Оешкан коллектив – минем горурлыгым
2 сентябрьдә районда оешкан зур коллективның абруйлы җитәкчесе, РҮХ баш табибы Ришат Нуртдин улы Билалов үзенә 50 яшь тулуны - юбилеен билгеләп үтте.
Ул Әлки районы Яңа Камка авылында Нуртдин абый белән Фахирә апалар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе хуҗалыкта эшли: әнисе - яшелчәчеләр бригадиры, әтисе - балта эшләре остасы (аларны агач остасы - краснодеревщик дип тә атыйлар) була. Тирә-юнь авылларда әтисе матурлап, бизәкләп ясаган шкафлар, сервантлар, сандыклар әле дә кулланышта. Бүген дә әти-әнисе исән- сау - бер айдан балалары (алар исә бишәү - Ришаттан соң тагын бер уллары туа), оныклары бергә җыелачак, әби белән бабайның бергә гомер итә башлауларына 60 ел тула.
- Без әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез, - дип сөйли Ришат Билалов. - Бишебезгә дә югары белем алу мөмкинлеге бирделәр, бүгенгесе көндә дә киңәшләре, үгет-нәсихәтләре белән ярдәм итеп торалар. Олы апабыз Әлфия Түбән Камада - педагог, икенче апабыз - Рузалия КХТИ-ны тәмамлап, белгечлеге буенча эшләде,хәзер Түбән Новгородта яши - үз бизнесы бар, Ирек абыем минем кебек табиб, Сарманда баш табиб булып эшли, төпчегебез Ринат - финансист, институт тәмамлагач Казанда калды, бер коммерция оешмасында баш бухгалтер булып эшли.
Башлангыч мәктәпне үз авылларында тәмамлап, Ришат укуын күрше Ургагары авылында дәвам итә, һәр көнне җәяүләп тә, велосипед белән дә йөреп укый, кышын 8 чакрым араны чаңгыда үтә (шуңа да гәүдәсе әле дә спортчыларныкы кебек, физик чыныкканлыгы барлык спорт ярышларында катнашканда да сизелә). Урта мәктәпне Алпар авылында "бишле"гә генә тәмамлый һәм Ирек абыйсы сукмагыннан китеп, Казан медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Яшел Үзән шәһәрендә интернатура үтә, аннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы юлламасы белән, 1986 елда безнең районга килә (21 августта бер коллективта эшләвенә 27 ел булган, хәзер ул Яңа Чишмәне үз районы дип саный).
Р.Н. Билалов гади табибтан зур коллективның җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Күп нәрсәгә РҮХ-нең элеккеге баш табибәсе И.Н. Дзугаевадан (хәзер мәрхүмә) өйрәнә, Зирекле участок хастаханәсендә (ул вакытта стационарда 60 койка була, хәзер РҮХ-дә шул чаклы) баш табиб вазыйфасын башкара, поликлиника мөдире, баш табиб урынбасары, территориаль хастаханә кассасы директоры булып эшли. И.Н. Дзугаева Казанга киткәч, 1995 елны баш табибка кемне билгеләү мәсьәләсе дә тормый. Ришат Билалов кандидатурасын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, район җитәкчеләре дә хуплый, РҮХ коллективы да аны җылы кабул итә.
- Әлбәттә, проблемалар җитәрлек иде, - дип сөйли юбиляр.
- Нибары 14 табиб эшли, үз кадрларыбыз юк, җиһазлар да искергән иде, көнкүреш мәсьәләләрен дә байтак хәл итәргә туры килде. Тик мин район җитәкчеләренең дә, эш буенча хезмәттәшләремнең дә ярдәмен тоеп яшәдем, - ди ул.
90 нчы еллар башында төзелгән хастаханә комплексында бүгенгесе көндә РҮХгә тиешле барлык белгечлекләр буенча 32 табиб хезмәт куя. Аларның күпчелеге безнең район мәктәпләрен тәмамлап, РҮХ юлламасы буенча укырга җибәрелгән укучылар. Шушы еллар эчендә барлык кирәкле хезмәтләр - йогышлы авырулар, наркология, онкология, психиатрия, неврология, судмедэкспертиза һ.б. бүлекләр булдырылган.
Шушындый зур коллективны тотуга ел саен шактый зур күләмдә акча җибәрелә, бүлекләр яңартыла, агымдагы елда кабул итү бүлеге капиталь үзгәртеп корылган. Бүгенгесе көндә хастаханәдә чиста, уңайлы һәм җайлы булуы сөендерә.
Шушы еллар эчендә байтак кына эре медицина җиһазлары (рентген - комплекс, УЗИ - аппаратлар, эндоскопия җиһазы һ.б.) алынган, алар белән эш итү өчен белгечләр әзерләнгән. Ел саен автопарк та шактый күләмдә яңартыла, бу эштә баш табибның өлеше зур.
ФАП-лар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы башланганчы безнең районда аларның барысы да ремонтланган һәм заманча таләпләргә туры килә иде. Соңгы 2 ел эчендә 3 яңа ФАП төзелгән, Зирекле участок хастаханәсенә капиталь ремонт эшләре төгәлләнә. Әйтергә кирәк, аның (хастаханәнең) бүгенгесе көндә дә сакланып калуында Ришат Билаловның куйган хезмәте зур. Моннан 7-8 ел элек аны бөтенләй ябарга теләгән иделәр, әмма район һәм РҮХ җитәкчелегенең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ул эшләвен дәвам итә, алда әйтеп үткәнебезчә, тиздән анда капиталь ремонт төгәлләнәчәк.
Р.Н. Билаловның хезмәтләре югары бәяләнгән - ул "РФ Сәламәтлек саклау отличнигы" дигән күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнгән, 2003 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган табибы" исеме бирелгән, ә 2009 елда РҮХ коллективы "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсы премиясе лауреаты булган.
Ришат Билаловның ышанычы, бик матур гаиләсе бар. Зирекле участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләгәндә ул шул авылның бик чибәр кызы - Резидә белән таныша һәм алар тиздән өйләнешәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, кызлары Сәрвиназ әтисе юлыннан китә - табиб-терапевт, ә улы Равил быел КНИТУ (КАИ) студенты булган.
Буш вакытларында Ришат Нуртдин улы спорт белән шөгыльләнә (җиңел атлетика, чаңгы спорты). Шул сәбәпле РҮХ коллективы районда гына түгел, республика күләмендә үткән спорт ярышларында менә дигән итеп чыгыш ясый. Ул әле тагын тарихи әдәбият укырга, яшелчәчелек белән шөгыльләнергә (бусы инде аның әнисеннән күчкән) ярата, шәхси ярдәмче хуҗалыгында яшь МЭТ асрый.
Үзегезнең иң әһәмиятле, мөһим уңышыгыз дип нәрсәне саныйсыз, дигән сорауга, ул: "Үземнең иң зур горурлыгым дип мин үзебезнең бердәм, идарә ителә торган, грамоталы, районның сәламәтлек саклау өлкәсендә куелган күпчелек бурычларны хәл итәргә сәләтле коллективыбызны атар идем" , - дип җавап бирде.
Без Ришат Нуртдин улын юбилее белән тәбрик итәбез, аңа ныклы исәнлек һәм район халкы сәламәтлеге сагында яңа уңышлар телибез.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев