Реклама
Көн темасы
Озын гомер, сезгә!
Чираттагы Җиңү бәйрәмен каршылап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар сафының елдан-ел сирәгәя баруын сизәбез. Шулай да кайбер ветераннарыбызның озын гомерле булуларына сөенәбез. Чөнки сугышта катнашучыларның сөйләгәннәре һәр яшь буын өчен бәһасез. Шундыйларның берсенә - Черемухово Бистәсендә яшәүче Александр Григорьевич Зубатовка 1 майда 90 яшь тулды. Рус Волчья авылыннан 18 яшьлек егет...
Чираттагы Җиңү бәйрәмен каршылап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар сафының елдан-ел сирәгәя баруын сизәбез. Шулай да кайбер ветераннарыбызның озын гомерле булуларына сөенәбез. Чөнки сугышта катнашучыларның сөйләгәннәре һәр яшь буын өчен бәһасез. Шундыйларның берсенә - Черемухово Бистәсендә яшәүче Александр Григорьевич Зубатовка 1 майда 90 яшь тулды.
Рус Волчья авылыннан 18 яшьлек егет 1941 елның 17 июнендә армиягә киткәндә озакламый сугышка эләгермен дип һич тә уйламагандыр. Ул колхозда тракторчы булып эшләгән һәм фронтта аны танк бригадасына танк йөртүче итеп алалар, әмма аңа пехотада хезмәт итәргә туры килә - танклар җитешмәгән.
Сугыш башланганнан алып, ул Киев һәм Харьков шәһәрләрен саклап, Көньяк-Көнбатыш фронтында сугыша, анда безнең гаскәрләр, шул исәптә механикалаштырылган берләшмәләр, аэродромнар дошманның көчле авиация һөҗүменә эләгә. Шундый сугышчан һөҗүмнәрнең берсендә Александр Григорьевич ярчык ярасы ала. Сталинградта госпитальдә, аннан соң ярты еллап диярлек Новосибирскида эвакогоспитальдә дәвалана. Аннан чыккач, 1942 елда аны Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрәләр. Анда ул авторотада хезмәт итә - танклар өчен ягулык ташый.
-Фронтка киткәндә, кире кайта алмам дип уйладым. Бөтен әйләнә-тирә ут эчендә, адым саен үлем… Әти 44тә һәлак булды, миңа һәм абыем Степанга туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булган. Фашистлар Германиясенең җиңелеп бирелүе, чигенүе турындагы хәбәр зур шатлык алып килде. Дошманның берсе юк ителде, тик әле Япония дә бар бит. Һәм безнең алда Ерак Көнчыгышта шушы канлы сугышка соңгы ноктаны кую бурычы торды. 1945 елның 9 августында һөҗүм операциясе башланды, без Маньчжурияне үттек, Дунин, Ванцин, Дуньхуа шәһәрләрен алдык. Безнең гаскәрләрнең искиткеч оста һөҗүм итүе нәтиҗәсендә 2 сентябрьдә Япония коралын ташлады. Без бу хакта белгәч, кочакланыштык, үбештек, автоматлардан һавага ут яудырдык…
Ул бик тыныч, уйлап һәм бер дә бизәкләмичә сөйләде. Олы яшьтә булуына да карамастан, шушы ерак еллар вакыйгаларын яхшы хәтерли. Черемухово Бистәсендә, карчыгы авылында, ул 60 елдан артык яши. Уналты ел элек ул тол кала. Өченче ел инде Александр Григорьевич авыл уртасындагы яңа, барлык уңайлыклары булган өйдә яши. Аны ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзегәннәр, ул бик канәгать. Күптән түгел инсульт кичергән, хәзер үзен нормаль хис итә. Табиблар аны 10 көндә аякка бастырганнар, кызы Валентина ярдәме белән тиз савыккан. Кызы һәм оныгы Галина ветеранның хәлен көн саен берничә мәртәбә белешеп торалар. Ветеран үз аякларында булса да, хуҗалык һәм бакча эшләрен аннан эшләтмиләр. Ул электәгечә яшәргә тырыша, йортка чыга, тәрәзә турындагы карлыган куагына (күптән түгел кызы утырткан) су сибә. Пенсиядәге күршесе белән гәпләшеп утырырга ярата. Түбән Новгородтан улы Владимир да кайткалый, әтисен машинасына утыртып кибеткә алып бара. Иске Шешминкада яшәүче кызы Нина да еш кайта. - Озак яшәвемнең сере нидә дисезме? Гомеремдә кулыма тәмәке алмадым. Әле дә истә, фронтта, махорка урынына старшинадан икенче паек шикәр ала идем - татлы ризык яраттым. Спиртлы эчемлекне дә бәйрәмнәрдә чамасын белеп кенә кулландым, соңгы 15 елда бөтенләй авызга алган юк. Иң мөһиме, әлегә чаклы яшәвем - туганнарым, якыннарым ярдәме белән. Алар булмаса, авыруны җиңә алмас идем. Җиңү Көнендә без гаиләбез белән балаларым, оныкларым-оныкчыкларым белән өстәл янына җыелышабыз. Мин оптимист, Ходай кушса, киләсе елда да бергә җыелырбыз әле.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев