Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы чыршысы

26 декабрьдә Яңа Чишмә РМЙ-да район башлыгы чыршысы булып үтте. Әлеге чарага укуда аерылып торган, конкурсларда һәм олимпиадаларда призлы урыннар яулаган, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге һәм гаиләгә тәрбиягә алынган балалар чакырылган иде. Районның барлык авылларыннан ел буе көткән чыршы бәйрәменә балалар үзләренең әти-әниләре һәм педагоглары белән бергә килгән иделәр.

"Семь гномов и Белоснежка" дип аталган әкиятне балалар игътибар белән карадылар, шулай да аны танымадылар: әкиятне Яңа Чишмә гимназиясе укучылары үзенә генә хас заманча стильдә күрсәттеләр, шулай ук башка бик күп әкият геройлары да бар иде. Персонажларның залда утыручылар белән аралашуы нәтиҗәсендә тамашачылар да әлеге тамаша катнашучыларына әверелделәр. Балаларга: "Бәйрәм барышында сезгә нәрсә күбрәк ошады?" дигән сорауга җаваплар төрле иде. Кечкенәләргә Кар кызы (Белоснежка), ә зуррак малайларга "керпе балаларының" биюләре һәм җырлары ошаган. Ә менә Полина һәм Дашаның җаваплары фактлар белән генә түгел, мәгънәле итеп җавап бирүләре белән дә таң калдырды. Бәйрәмдә аларга барыннан да күбрәк Вячеслав Михайлович Козлов ошаган. Алар нәкъ менә аның белән очрашырга килгәннәр дә инде, моның өчен алар "5"легә генә укырга, олимпиадаларда, конкурсларда катнашып җиңәргә, кыскасы үзләрен яхшы тотарга тырышканнар. Һәм менә ул бик озак көтеп алынган бәйрәм! Район башлыгы шәхсән үзе аларны уңышлары белән тәбрик итеп, яңа 2014 елда да шундый актив һәм тырыш булып калуларын теләде.
Бәйрәм ахырында район башлыгы Вячеслав Козлов иң яхшы яңа ел костюмнары һәм иң яхшы рәсемнәр өчен бүләкләр тапшырды, ә аннан соң балаларның барысына да тәм-томнар өләштеләр. Бу көнне район башлыгы "Ландыш" балалар бакчасына да килде. Анда аны, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякны, төзүчеләр һәм иганәчеләрне балалар бакчасы коллективы һәм анда тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, попечительләр советы вәкилләре һәм Яңа Чишмәдәге башка балалар бакчалары мөдирләре каршы алды.
Быел райондагы балалар бакчаларында шактый үзгәрешләр булды. "Ландыш"та, "Чишмә"дә, "Солнышко"да капиталь ремонт үткәрелде, һәммәсе шушы күркәм эшкә булышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Вячеслав Козловка рәхмәт белдерде. Эшне әйбәт башкарган төзүчеләр, бигрәк тә иганәчеләр: Алексей Трондин, Эдуард Хираҗев, Әлфия Закирова адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунакларның һәрберсенә символик бүләк - кружка бүләк иттеләр, аңа исә бәхетле балаларның фоторәсемнәре төшерелгән. Олылардан да, нәниләрдән дә рәхмәт сүзләре байтак ишетелде. Балалар өлкәннәр өчен рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
Вячеслав Козлов "Ландыш"ның бинасын карап әйләнде, капиталь ремонтка һәм төзекләндерү эшләренә әйбәт бәя бирде. Һәр төркемдә район башлыгын балалар каршы алды, ә татарлар төркемендәге малайлар аңа уенчыклары белән мактандылар.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев