Резервлар бар әле
Чәршәмбе 5 июнь көнне Советның утырышлар залында 2013 елның 5 аенда халыктан сөт сатып алу мәсьәләсе буенча киңәшмә булып үтте. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмәдә доклад белән район башлыгы урынбасары Наилә Закирова чыгыш ясады, ул 2012 елның 5 аенда һәм майда халыктан артып калган сөтне сатып алу буенча алып барылган эшкә анализ ясады. Районда хуҗалыкларда 5343 баш МЭТ исәпләнә, шуның 2190сы - сыерлар. Әгәр узган ел белән чагыштырганда МЭТнең баш саны 4 процентка артса, савым сыерлары саны 10 башка кимегән. 5 айда халыктан 15465 центнер сөт сатып алынган, шул исәптә май аенда - 4241 центнер. Тапшырган сөт өчен район халкы 15 миллион 465 мең сум акча алган. 5 айда сатылган сөтнең уртача бәясе 12 сум 12 тиен тәшкил иткән, ә май өчен - 12 сум 20 тиен. Авыл җирлекләре арасында сөт сатып алу турында әйткәндә, гадәттәгечә сөтне күпләп тапшыра торган кайбер авыл җирлекләрендә аның кимүе билгеләп үтелгән булган. Сөт хәзерләүнең шулай түбәнгә төшүенең сәбәпләре турында Архангел, Акъяр һәм Шахмай авыл җирлекләре башлыклары хәбәр итте. 1 майга булган торыш буенча сөт сатып алу узган ел дәрәҗәсенә карата бары 92 процент кына тәшкил итә, ә бер сыердан сатып алынган сөт ел эчендә 50 килограммга кимегән. Районда шәхси сектордагы сыерларны ясалма орлыкландыру буенча эш начаррак алып барыла. Төрле торак пунктлар буенча иң яхшы сөт тапшыручылар арасында җитди аерма бар. Әгәр Акъярдан Розалия Галимова 13187 литр сөт тапшырып гаилә бюджетын 152157 сумга тулыландырса, ә Н.П. Лебедкадан Елесина исә 25 мең сум гына акча эшләгән. 2013 елда сөт сатып алу нәтиҗәләре турындагы информация белән КМС заводы директоры Федор Бурчин, "Карат" СПК җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин, хәзерләүчеләр Фидания Шәйхетдинова һәм Нина Киселевалар чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, халыктан алынган сөтнең сыйфатын яхшыртасы бар әле, гәрчә тапшырыла торган сөтнең (бер литры өчен) бәясе үткән ел белән чагыштырганда сизелерлек арткан. Хәзер азык хәзерләү чоры бара һәм азык белән тәэмин итүдә халыкка индивидуаль ярдәм итү кирәк.
Районның баш ветеринария табибы Рафис Хәбибуллин җыелучыларга урыннардагы ветеринария белгечләренең эше турында сөйләп үтте.
Киңәшмәне йомгаклап, халыктан сөт сатып алу эше белән көн саен шөгыльләнергә кирәк, чөнки авыл халкының күпчелеге өчен бу хезмәт хакына менә дигән өстәмә табыш, ә кайберләренең төп акчалата керем бит, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Евгений Старов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев