Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сероводородны төнлә ташлый башлаганнар

Кышын үткәрелгән халык җыеннарында район территориясендә нефть чыгарганда атмосферага санкцияләнмәгән зарарлы калдыкларны ташлау проблемасы ныклап күтәрелгән иде.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән тыш, әлеге проблеманы хәл итүдә район җитәкчелеге һәм шушы нефть компанияләреннән вәкилләр дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, нефть компанияләре инициативасы буенча сероводородны атмосферага ташлау  факты буенча аларның җитәкчеләренә тиз арада хәбәр итү кирәклеге кабул ителгән иде. Соңгы вакытларда редакциягә сероводородны төн уртасында, халык йоклаганда ташлаулары турындагы шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә башладылар. Май аенда “Сельхозхимия“ поселогында, Екатерина Бистәсендә яшәүчеләр тынчу төннәрдә тәрәзәләрне ачарга тырышулары, тик тиз арада ябып куярга мәҗбүр булулары, чөнки урамнан тынны буарлык ис керүгә зарлануларын белдерделәр.
Шушы көннәрдә генә Волчья Бистәсендә яшәүче Нина Батенева шалтыратты. - Хәзер көннәр шундый эссе. Бервакыт төнлә, йокыга китәр өчен, тәрәзәне  ачарга булдым, тик урамнан шундый сасы ис бөркелде, сулыш алу мөмкин түгел! Безне, гади генә әйтсәк, агулыйлар, башка сүз таба алмыйм мин! - дип бик ачынып сөйләде. - Ә авыл белән янәшәдә генә мәйданчыкны чистарттылар, өстәмә “качалкалар“ куярга җыеналар. Мин  кая мөрәҗәгать итәргә белмәгәнгә, сезгә шалтыратам. Нәрсә эшләргә, киңәш бирегез әле?
Аның шикаятен без телефон  аша Чистайдагы экология полициясе хезмәтенә тапшырдык. Аның җаваплылык  зонасына  безнең Яңа Чишмә районы да керә. Экологлар тикшерү белән тиз  арада Волчья Бистәсенә барырга вәгъдә иттеләр. Сероводород ташлау фактлары турында анда 8(84342)-5-35-19 телефоны буенча хәбәр  итәргә мөмкин. Моннан кала, ТР дәүләт хезмәтләре сайтында “Халык контроле“ электрон хезмәтеннән дә кыю файдалана аласыз, анда “Экология“ бүлекчәсе бар. Моны ничек эшләргә кирәклеген без берничә тапкыр “ЯЧХ“ газетасында һәм сайтта яздык инде (соңгы язма 2018 елның 18 апрелендә). Шикаятьне, һичшиксез, тикшерәчәкләр.
Нефть чыгаручы компанияләр вәкилләренә дә (сезнең торак пункт янында нефть чыгаручы компаниягә) шалтыратырга мөмкин һәм кирәк тә. Чөнки халык җыеннарында аларның җитәкчеләре һәм вәкилләре килеп туган хәлләрне ачыкларга вәгъдә иттеләр һәм шундый фактлар турында аларга хәбәр итәргә кушкан иделәр. Бездә Нурлаттагы “РИТЭК“ ААҖ вәкиллеге телефон номеры гына бар: “ТатРИТЭК нефть“ - 8(84345)-2-45-00 (кабул  итү бүлмәсе) һәм нефть чыгаручы башка компанияләрдән дә (алар берничә) газетага бастырып чыгару өчен кирәкле телефон номерларын редакциягә хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев