Реклама
Көн темасы
Сез – тормышыбыз язы!
Йөзендә елмаю балкыган хатын-кыздан да гүзәлрәк тагын нәрсә бар? Кешегә булган уңай мөнәсәбәтең, елмаюлы карашың йөзе белән үзеңә әйләнеп кайта диләр. 8 март бәйрәме уңаеннан Яңа Чишмә РМЙ-да оештырылган чарада катнашкан скептиклар да бу хакыйкатькә инандылар бугай. Биредә яз кояшы кебек балкыган гүзәл хатын-кызларыбыз тамаша залының бизәге булдылар. Тамаша залы...
РМЙ сәхнәсендә тамаша залында утыручы халыкның игътибарын җәлеп иткән данлыклы хатын-кызларыбыз - әниләрне һәм хезмәтчәннәрне хөрмәтләделәр. Без тагын бер кат шушы гүзәл затларыбызның исемнәрен атыйбыз, менә алар: "Ел хатын-кызы" конкурсы лауреаты Рәхимә Хәертдинова, Татьяна Антонова, Илһамия Усманова, Әлфия Әхмәтова, Илһамия Фәтхетдинова, Наталья Николаева, Наталья Сударкина, Марина Беляева, Нәфисә Хөсәенова, Нәзирә Сәлахова, Гөлнур Нуруллина, Зинаида Кондеева, Мария Семенова, Наталья Павлюк, Наталья Корнева; "Ел хатын-кызы" конкурсында җиңүчеләр - Анастасия Козлова, Гөлшат Габетдинова; "Нечкәбил" хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсында җиңүче - Гүзәл Сабирҗанова; күп балалы ана Мингаян Хәйдәрова, ул үз балаларын тәрбияләп үстереп, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны да үз гаиләсенә алган; "Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы лауреатлары Владимир Охотников, Максим Сальцин, Раил Нәгыймов.
Алып баручыларның һәр хатын-кыз турындагы рәсми сүзләреннән соң район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Закирова лирик чигенеш ясады. Ул һәр хатын-кызга аерым якын килә, йөрәкләренә үтеп керерлек сүзләр таба белә. Район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов гүзәл затларыбыз алдында бераз каушап калды, әмма районның барлык хатын-кызлары адресына карата кирәкле сүзләрне тапты, аларны бәйрәм белән котлады, бу көн геройларына чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Һәр тамаша һәм бүләкләү артистлар чыгышы һәм шулай ук тантана геройларының үз чыгышлары белән чиратлаштырып алып барылды.
Районда күңелгә үтеп керерлек очрашулар - бәйрәмнәр бик еш үткәрелә башлады һәм монда район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк ярдәме белән мәдәният хезмәткәрләренең дә өлеше зур.
Рәсемдә: район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, Мингаян Хәйдәрова, Анастасия Козлова, район башлыгы Вячеслав Козлов, Гөлшат Габетдинова, Гүзәл Сабирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев