Реклама
Көн темасы
Совет утырышы булды
Чәршәмбе көнне муниципаль район Советының утырышлар (кече) залында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова рәислегендә хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышы булып узды. Евгений СТАРОВ
Утырышта "Ямашнефть-Транс" ҖЧҖ, "Троицк-нефть" ЯАҖ һәм "Стройсервис" ЯАҖ-дә хезмәтне саклау, авыруларны булдырмау (профилактика) һәм техника куркынычсызлыгы буенча эшләнгән эшләр турында отчетлар тыңланды. Совет утырышын ачып җибәреп, Надежда Попкова үткән елгы йомгаклар буенча хезмәтне саклау, предприятиеләрдә техника куркынычсызлыгын үтәү мәсьәләләре буенча башкарма комитет эшенә тискәре бәя бирелүне әйтеп узды.
Статистика күрсәткечләре буенча, тиешле санитар-техник нормаларга туры килмәгән шартларда эшләүче 1000 кешегә исәпләгәндә производствода имгәнүчеләрнең чагыштырма авырлыгы һәм производствода бәхетсезлек очрагына тарыган 1 кешенең хезмәткә яраксызлык буенча кеше - көн саны буенча планда күрсәтелгән саннар белән чагыштырганда районда аерма зур.
Нигездә контроль саннарның артуы район территориясендә эшләүче нефть компанияләре аркасында килеп чыга, шунлыктан координация советы утырышында ике нефть компаниясе вәкилләре тыңланды. Беренче булып "Ямашнефть-транс" ҖЧҖ инженеры Надежда Никитина хезмәтне саклау, авыруларны булдырмау һәм техника куркынычсызлыгы буенча эшләнгән эшкә отчет ясады. Бу оешмада хезмәтне саклау буенча хәлләр тотрыклана, быел 49 яңа автомашина кайтуы көтелә, шулай итеп, шоферларның хезмәт шартлары яхшырачак, эшче урыннарга аттестация үткәрү һәм аларга производство контроле булдыру күздә тотыла, махсус эш киемнәре белән эшчеләр тулысынча тәэмин ителгән, тиешле көнкүреш шартлары тудырылган. Промышленность куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белгеч Рамил Таһиров 2012 елда хезмәт шартларының гигиена нормативларына җавап бирмәүче эшче урыннар санын кыскарту буенча планлаштырылган чаралар турында чыгыш ясады. 2012 елга хезмәтне саклау буенча чараларга 3,6 млн. сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Скважиналарда планлы-кисәтү ремонт эшләре, үлчәү приборларына ремонт һәм дәүләт тикшерүе үткәрү күздә тотыла. Эшләүчеләрнең барысына да гриппка каршы вакцина ясыйлар, бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштереләләр. Бу елга производство объектлары иминиятләштерелгән. Ихтыяҗы булганнар санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителәләр, авыруларны дәвалауга акча бүлеп бирелә.
"Стройсервис" ЯАҖ директоры Хәлим Билданов хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү декадасы барышында ачыкланган хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча кимчелекләрне бетерү турында сөйләде. Кайбер кисәтүләрнең бетерелүе, тик эшчеләрнең махсус эш киеме белән тулысынча тәэмин ителмәве билгеләп үтелде.
Координация советы әгъзалары көн тәртибе буенча чыгыш ясаучыларның барысына да сораулар бирделәр, җаваплар алдылар. Утырыш протоколы отчет тоткан оешмаларга җибәреләчәк, алар күрсә-телгән кимчелекләрне билгеләнгән вакытка бетерергә тиешләр.
Рәсемдә: совет әгъзалары Л. Исхакова, Н. Попкова, Р. Кыямов, Г. Фәсхетдинов (сулдан уңга утырган) Х. Билданов (баскан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев