Тамак тук булгач күңелләр дә күтәренке
Дәресләр бетеп өенә кайткан баладан аңа төшке аш әзерләүче әти-әнисе гадәттә: "Тамагың ачмы? Мәктәптә иртәнге ашка нәрсә ашадың? Тәмле булдымы?" -дип сорый. Балаларның җаваплары да төрле, шулай да сез "Юк, тәмсез иде", - дигән җавап ишетәсез икән, мәктәпкә шалтыратырга яки "Без нәрсә өчен акча түлибез!" дип тавыш күтәреп йөгерергә кирәкми....
Дәресләр бетеп өенә кайткан баладан аңа төшке аш әзерләүче әти-әнисе гадәттә: "Тамагың ачмы? Мәктәптә иртәнге ашка нәрсә ашадың? Тәмле булдымы?" -дип сорый.
Балаларның җаваплары да төрле, шулай да сез "Юк, тәмсез иде", - дигән җавап ишетәсез икән, мәктәпкә шалтыратырга яки "Без нәрсә өчен акча түлибез!" дип тавыш күтәреп йөгерергә кирәкми. Беренчедән, кем нинди ризык ярата бит, икенчедән, әни кешеләр иртәнге ашның файдалы булырга тиешлеген беләләр булыр. Балаларны тулы кыйммәтле ашатуны оештыру мәсьәләсе белән компетентлы кешеләр шөгыльләнә, алар тарафыннан калорияләр исәпләнгән, рацион билгеләнгән.
17 сентябрьдә без Яңа Чишмә гомумбелем бирү мәктәбе ашханәсендә булдык, шул мәктәп үрнәгендә балаларның нинди ризыклар белән туклануы турында сөйләрбез.
Карабодай боткасы белән пешкән тавык ите һәм помидор, лимонлы чәй, пряннек, ипи. Норма сакланган, шулай да кайбер балалар тәлинкәләрендәге ризыкны ялт иткәнче ашап бетергән, кайберләре карабодайны калдырган. Ашханә пешекчесе Светлана Шерстобитова үзенең ярдәмчеләре белән балаларны салган ризыкны ашап бетерергә кыстый, сырланучылар елмаеп ботканы ашап бетерәләр.
Атнага бер көн - сөтле ризыклар, бер көн - балык ризыклары, дүрт көн - иртәнге аш ит һәм тавык белән әзерләнә. Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш тә бирелә. Барлык мәктәп ашханәләрендә дә шулайдыр, дип өметләнәбез.
2012-2013 уку елына мәктәп ашханәләрендә иртәнге ашның бәясе норматив буенча 17 сум 10 тиен тәшкил итә. Баланың һәр иртәнге ашы өчен 5 сум 20 тиен субсидия бирелә. Шулай итеп, әти-әниләргә көненә 11 сум 90 тиен түлисе була. Җәй дәвамында мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, бәрәңге, хәтта җиләк-җимешләре булганга, туклану бәясе 1 сум 50 тиенгә тагы кими.
Балаларның мәктәп ашханәләрендә дөрес (файдалы) туклануы ул төрле һәм тазә ризыклар ашау гына дигән сүз түгел. Моңа әле сыеклык эчү режимын үтәү һәм экологик чиста савыт-саба куллану да керә - узган елның сентябрь башында шушы мәсьәләләр дә күтәрелгән иде. Узган уку елы дәвамында пластик савыт-саба алыштырылган, күпчелек ашханәләрдә балалар шешәләргә тутырылган су эчәләр. Эрерәк мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында су фильтрлары куелган.
Районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән туклануны оештыруны өйрәнү һәм контрольлек итү максатында оештырылган махсус комиссия үз эшен даими башкарып килә.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев