Реклама
Көн темасы
Техник карауның яңа тәртибе
"Транспорт чараларына техник карау һәм Рәсәй Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә яңа елның 1 гыйнварыннан техник карау үткәрү вәкаләтләре ЭЭМ-нан шәхси оешмаларга күчерелде. Вәкаләтләрнең алмашынуы автомобиль йөртүчеләрне борчымаска тиеш. Алар өчен яңалык бер - ОСАГО полисы алганда хәзер техник карауның үткәнлеге хакында талон күрсәтәсе, полис исә...
"Транспорт чараларына техник карау һәм Рәсәй Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә яңа елның 1 гыйнварыннан техник карау үткәрү вәкаләтләре ЭЭМ-нан шәхси оешмаларга күчерелде.
Вәкаләтләрнең алмашынуы автомобиль йөртүчеләрне борчымаска тиеш. Алар өчен яңалык бер - ОСАГО полисы алганда хәзер техник карауның үткәнлеге хакында талон күрсәтәсе, полис исә үзе кимендә ярты ел гамәлдә саналачак. Бу яңа авто хуҗаларына кагылмый, аларга нибары автомашинаның техпаспортын гына күрсәтәсе.
ТР Министрлар Кабинеты карары (27 декабрь 2011 ел) белән техник карау үткән өчен түләү бәяләре билгеләнгән. Әйтергә кирәк, алар бераз түбәнәйгән:
Җиңел автомобильләр өчен 400 сум түлисе.
Автобусларга (авырлыгы 5 тоннага чаклы булган, 8 урынлыдан зуррак) - 630 сум.
Автобусларга (8 урынлыдан зуррак һәм авырлыгы 5 тоннадан артык булган) - 740 сум.
Йөк автомобильләренә (3,5 тоннага чаклы) - 420 сум.
Йөк автомобильләренә (3,5-12 тонналысы) - 720 сум.
Йөк автомобильләре (12 тоннадан авыррак) - 770 сум.
Прицеплар өчен (3,5 тоннага чаклы авырлыкта) - 350 сум түлисе.
Прицеплар (авырлыгы 3,5 тоннадан артык) - 530 сум.
Мототранспорт - 200 сум.
Техталонның дубликатын ясату -100 сум.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим, яңа елдан башлап автомобильләрен страховать итүчеләр һәм техник карау операторларына зур җаваплылык йөкләнә - әгәр ЮТҺ-нән соң техник экспертиза үткәргәндә авариягә китергән җитешсезлекләрнең (кимчелекләрнең) техник карау үткәнчегә чаклы булуы ачыкланса, операторга да, ТК станциясенә дә җитди җәза яный - лицензиясеннән колак кагарга һәм килгән зыянны каплату турында дәгъва да белдерелергә мөмкин.
Искәрмә: Яңа автомобильләр эшләп чыгарылган моменттан соң өч елга ТК узудан азат ителә. 3-7 еллык машиналар ике елга бер тапкыр, ә еллары аннан да күбрәк булганнары елга бер тапкыр мәҗбүри техник карау узарга тиешләр. 8 һәм аннан да күбрәк кеше сыйдырышлы, пассажирлар йөртү өчен яңадан җиһазландырылган йөк автомашиналары, җиңел автомобильләр (такси), автобус кебек пассажир транспорты һәм куркыныч йөкләр ташучы автомобильләр 6 айга бер тапкыр техник карау үтәргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев