Туган көнең белән, район!
(район башлыгы В.М. Козлов котлавы)
Районыбыз торгызылуга бүген 30 ел тулды. Нәкъ бүгенгесе көнне- 1983 елның 26 апрелендә РСФСР Югары Советы Президиумының Яңа Чишмә районын оештыру турындагы Указы дөнья күрде.
Тарихи исәпләүләрчә 30 ел әллә ни күп вакыт түгел, тик ул үзенең язмышын район белән бәйләгән яңачишмәлеләр өчен истәлекле һәм күңелле байтак вакыйгаларны үз эченә алган тулы бер гомер, бу - тормышның уңай якка үзгәрүен күреп, үсеп чыккан бер буын. Шушы еллар эчендә социаль, мәдәни һәм җитештерү юнәлешендә бик күп объектлар төзелде. Район үзәге булган Яңа Чишмә авылы танымаслык булып үзгәрде. Аның халкы гына да 3 мәртәбә артты, яңа производство базалары, күпсанлы торак сафка басты, тиешле социаль инфраструктура булдырылды, асфальт килде, төзекләндерү нисбәтеннән байтак эш эшләнде.
Район үзәге белән беррәттән районыбыз авыллары да үсә, ямьләнә, аларны район үзәге белән асфальт юллар тоташтыра. Районны торгызуга җитәкчеләр, белгечләр һәм гади авыл хезмәтчәннәре күп көч һәм энергия сарыф иттеләр. Районны торгызуда, оештыруда катнашучыларның һәммәсенә район халкы хакына башкарган күркәм эшләре өчен рәхмәт белдерәм.
Районның алгарышлы үсеше дәвам итә. Мәктәпләр, мәдәният йортлары, юллар, ФАПлар, спорт корылмалары, торак һәм тормыш өчен мөһим башка объектлар төзелә. Авылларыбыз елдан-ел ямьләнә, тирә-юнебез төзекләнә бара.
Кырларның уңдырышлылыгын арттыру, игенчелек культурасын яхшырту буенча байтак эш эшләнә, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату арта, ирешелгәннәр турында сөйләп, хәл ителмәгән проблемалар турында да онытырга ярамый. Эшлисе эшләр әле байтак, күп күрсәткечләр буенча әле тырышасы бар. Иң мөһиме - халкыбыз үз җиренең патриоты булсын, һәркем үз урынында нәтиҗәле эшләсен - районыбызда мул тормыш, иминлек нәкъ шуңа бәйле. Районыбызның юбилее көнендә халкыбызга иминлек һәм тынычлык, сәламәтлек һәм уңыш, иртәгәсе көнгә ышаныч, эштә, укуда уңышлар, шәхси тормышыбызда бәхет телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!
Вячеслав КОЗЛОВ,
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев