Урып-җыю старт алды
Район игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. "Татарстан" агрофирмасы, "Зубов В.С.", "Вәлиев Ф.Р." һәм "Козлова М.И." КФХ-лар беренчеләрдән булып үз комбайннарын кырга чыгардылар.
Район буенча барлыгы 57 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар уңышын урып-җыясы бар, шул исәптә 9400 га арыш һәм бодай, 30 мең га сабан бодае, 14 мең га арпа, 2800 - солы, 880 - борчак һәм 90 гектар мәйданда карабодай.
Комбайннарның техник әзерлеге канәгатьләнерлек, тик аларны урып-җыю эшләре вакытында бәла-казаларны булдырмас өчен янгынга каршы тиешле чаралар (ут сүндергечләр, ком тутырылган тартмалар, су һ.б.) белән җиһазландырырга кирәк.
Хәзер авыл халкы өчен иң киеренке чор һәм бөртеклеләрне кыска срокларда җыештырып алу өчен барлык комбайннарны эшкә җигәргә кирәк. Белгечләр мәгълүматлары буенча бөртеклеләр һәр көнне 3-4 шәр процент дым югалта һәм болай да корылык аркасында әлләни мул булмаган уңышны, югалтуларга юл куймас өчен, оптималь срокларда җыеп алырга кирәк.
Район хуҗалыкларында 100 комбайн бар, ә урып-җыеласы мәйдан 57 мең гектар. Димәк, 1 комбайнга 570 гектар мәйданны урып-җыясы. Бу аз түгел. Шунлыктан эшне бик әйбәтләп оештырырга, өзеклекләргә юл куймаска кирәк. Вакыт бик тыгыз.
Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыгын, киптерү һәм сортларга аеру агрегатларын әзерләү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар - аларны да шушы көннәрдә хәл итәргә кирәк.
Р.S. Газетабызның чираттагы саны әзерләнеп ятканда авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр килде, бүген яңа уңыштан 100 тоннага якын икмәк төяген олаулар Чистай элеваторына озатылган. Ашлык "Татарстан", "Кулон" агрофирмаларыннан, "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р." күмәк фермер хуҗалыкларыннан төялгән.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев