Реклама
Көн темасы
Ватанга хезмәт итәргә әзерләр
9 апрельдә "Олимп" УСЗ-да 2012 елгы язгы чакырылыш призывниклары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Спартакиаданың зона туры үтте. Анда республикабызның 6 районыннан: Чистай, Спасс, Алексеевск, Чирмешән, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары командалары катнашты. Чараны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән БЯСМ оештырды. Ольга ИВАНОВА Районыбыз данын призывниклар медкомиссиясен узган...
9 апрельдә "Олимп" УСЗ-да 2012 елгы язгы чакырылыш призывниклары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Спартакиаданың зона туры үтте. Анда республикабызның 6 районыннан: Чистай, Спасс, Алексеевск, Чирмешән, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары командалары катнашты. Чараны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән БЯСМ оештырды.
Ольга ИВАНОВА
Районыбыз данын призывниклар медкомиссиясен узган иң әйбәт 10 егеттән торган команда яклады. Егетләр ярышларга җитди һәм җаваплы карадылар, көч-куәтләренә таянып, үзләренең әйбәт сыйфатларын-физик көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен, җиңүгә омтылыш, командада үзара ярдәмләшү кебек чын Ватан сакчыларын характерлаучы сыйфатларын күрсәтергә тырыштылар. Өстәвенә җиңүче команда 12 апрельдә Казанда үтәчәк финалда катнашу хокукы яулады.
Спартакиаданы ачу тантанасында булачак солдатларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк сәламләде һәм аларга уңышлар, казанышлар теләде. Яңа Чишмә урта мәктәбе кадетчылары хәрби-музыкаль сәламләү ирештерделәр, биредә биюләр, барабан кагу, хәрби-патриотик җырлар көненә маршка басу күрсәтелде. 7 ярыш төренең бишесе берьюлы барды. Чистай командасы вәкиле Калашников автоматын (АК-74) 26 секундта сүтеп-җыеп җиңү яулады. Командада аның иптәше дә АК-74 автоматы магазинын 30 патрон белән коруда иң җитезе булды - аңа 35 секунд вакыт җитте (норматив - 30). Армрестлинг ярышында Чистай һәм Яңа Чишмә егетләре беренче булдылар. Гер спорты җанатарларны байтак җыйды. Баһадирлар яшь булсалар да, араларында спорт мастерлары, республика ярышларында призлы урыннар яулаучылар да бар иде. Озакка сузылган киеренке көрәштән соң лидер ачыкланды, Чистайдан килгән Олег Бирюлев 120 мәртәбә гер күтәреп 1 урынны яулады, 2 һәм 3 урын - яңачишмәлеләрдә (90 һәм 80 мәртәбә күтәрү). Турникта тартылу буенча призлы урыннар һәм идәннән этелүдә 2-3 урыннар - үзебезнекеләрдә. Аркан тартышуда Алексеевск командасы көчле һәм бердәм булды. Азакта шәхси һәм команда исәбендә җиңүчеләр бүләкләнде, аларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Судьялар коллегиясе, нәтиҗәләрне санап, спартакиадада җиңүчеләрне игълан итте: 3 урында - Алексеевск, 2 - Чистай командасы. Яңа Чишмә командасы (рәсемдә) республика этабы финалына чыкты. Спартакиадада катнашучылар бар да әйбәт, көчле егетләр, алар Ватан сакчысы исеменә лаек булуларын исбатладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев