Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа пенсия законы проекты турында

Газетабызның бер санында без кемгә пенсия яшен күтәрмәүләре турындагы информацияне бастырып чыгарган идек. Бүген яңа пенсия законы проекты турындагы сорауларга ТР Яңа Чишмә районында клиентлар белән эшләү хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап  бирә.


- Пенсияләр турындагы яңа закон проекты турында нәрсә белү мөһим?
-РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында“гы федераль закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. Әлеге закон проектының максаты – пенсия күләменең тотрыклы үсешен һәм югары индексация  тәэмин итү.
- Нинди үзгәрешләр каралган?
- Ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь (хәзер 60 һәм 55 яшь) дәрәҗәсендә гомум билгеләнелә торган пенсия яшен кертү (кую) тәкъдим ителә. Пенсия яшен үзгәртүне акрынлап 2019 елның 1 гыйнварыннан күчү чоры  дәвамында 2034 елга чаклы башкару уйланыла.
-  Күчү чоры кемнәргә кагыла?
- Күчү чорында пенсиягә 1959-1963 елгы ир-атлар һәм 1964-1971 елгы хатын-кызлар чыга.
- Хәзерге пенсионерлар нәрсә ота, нинди файда ала?
- Хәзерге эшләмәүче пенсионерларга закон проекты пенсия күләменең озак сроклы үсешенә, шул исәптә инфляция дәрәҗәсеннән югары индексациягә гарантия бирә. Өстәвенә пенсионерларга  булдырылган хокукларга туры китереп тиешле булган барлык пенсия һәм социаль түләүләр саклана. Пенсия яшен арттыру эшләмәүче пенсионерларга пенсия күләмен елына 1000 сумга арттыру мөмкинлеге бирә. Соңгы өч  елда пенсия уртача 400-500 сумга артты. Шулай итеп, 2016 елда арту 399 сум тәшкил итте, 2017 елда – 524 сум, 2018 елда – 481 сум.
- Вакытыннан элек (алда) пенсиягә чыгу буенча ташламалар кемдә сакланыр?
- Беренчедән, зарарлы, куркыныч һәм авыр хезмәт шартларында эшләүче гражданнар, икенчедән, иминият пенсиясе социаль сәбәпләр һәм сәламәтлек торышы буенча билгеләнүче гражданнар, өченчедән, радиацион һәм техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күрүче гражданнар. Моннан тыш, эш стажы 40 елдан да ким  булмаган хатын-кызлар һәм эш стажы 45 елдан да ким булмаган ир-атлар пенсиягә гомуми билгеләнүдәге пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыга алалар.
- Вакытыннан элек пенсиягә чыгу хокукы бирүче махсус стаж сакланамы?
- Ерак Төньякта һәм шуңа тиңләштерелгән районнарда эшләүче гражданнар өчен махсус стаж үзгәрми. Ләкин гомуми билгеләнгән яшь алар өчен күтәреләчәк: ир-атлар өчен 5 яшькә һәм хатын-кызлар өчен 8 яшькә (60 һәм 58 яшькә кадәр). Махсус  стаж педагогик, медицина һәм иҗади хезмәткәрләр өчен дә үзгәрми (15 тән 30 елгача тәшкил итә). Шуның белән бергә, элек гражданнар өчен вакытыннан элек пенсиягә чыгу яше  8 елга арта. Мәсәлән, педагогик хезмәткәрләргә пенсиягә чыгу өчен балалар (яшенә һәм җенесенә бәйле түгел) учреждениесендә 25  ел эшләү (выслуга) таләп ителә. Әгәр укытучы, әйтик, 2019 елда кирәкле стажны җыйган булса, аңа пенсия бер елдан соң билгеләнә, ягъни 2020  елда. Әгәр стажы 2020 елда тулса – 2 елдан соң билгеләнә, ягъни 2022 елда, әгәр инде 2026 елда һәм соңрак булса (тулса) – бу очракта пенсия 8 елдан соң  билгеләнә (2034 елда һәм соңрак).
- Дәүләт хезмәткәрләренә ничегрәк?
- Алар өчен дә 2020 елның 1 гыйнварыннан пенсия яшен арттыру  күздә тотыла (елына берәр елга). Шулай итеп, дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яше гомум билгеләнү яшен күтәрү темплары буенча тәкъдимгә туры китереп башкарыла.
- Ә эшләмәгән яки иминият пенсиясе  билгеләү өчен тиешле стаж җыя алмаган гражданнарга пенсия ничә яшьтән билгеләнәчәк?
- Социаль  пенсияләр хәзер 60 (хатын-кызларга) һәм 65 яшьтән (ир-атларга) түгел , ә  68 һәм 70 яшьтән  билгеләнәчәк. Әлеге үзгәрешләрне дә акрынлап  үткәрү тәкъдим ителә. Тереклек эшчәнлегендә шактый бозылулар (нарушения) булган гражданнарның да инвалидлык билгеләү өчен мөрәҗәгать итү һәм, мөрәҗәгатьләре уңай хәл ителгәндә, инвалидлык буенча социаль пенсия алу (яшенә бәйле түгел) хокукы бар.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев