22 июльдә безнең районда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков булып китте. Ул районның яңа прокуроры Алексей Парамонов белән таныштырды.
Район хакимиятенең кече залына җыелган АҖ башлыклары һәм район үзәгендәге учреждение җитәкчеләре каршында Илдус Нәфыйков Алексей Парамоновны Яңа Чишмә районы прокуроры итеп билгеләү турында Россия Генераль прокуроры әмерен укыды (әлегә кадәр ул...
22 июльдә безнең районда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков булып китте. Ул районның яңа прокуроры Алексей Парамонов белән таныштырды.
Район хакимиятенең кече залына җыелган АҖ башлыклары һәм район үзәгендәге учреждение җитәкчеләре каршында Илдус Нәфыйков Алексей Парамоновны Яңа Чишмә районы прокуроры итеп билгеләү турында Россия Генераль прокуроры әмерен укыды (әлегә кадәр ул әлеге вазыйфаны башкаручы сыйфатында иде), аңа символик вазыйфаи портфель тапшырды һәм уңышлы эшләвен теләде. Илдус Нәфыйков районның элеккеге прокуроры Эдуард Хираҗевның яхшы эшләвен билгеләп үтте һәм аны күрше Аксубай районына прокурор итеп күчерү турында әйтте.
Алексей Парамонов ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтеп, район прокуратурасы коллективының яшь, эшкә сәләтле булуын, законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауда нәтиҗәле һәм уңышлы эшләү өчен бар көчен куячак, дип билгеләп үтте.
Прокуратура эшчәнлеге практикасына килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен халык белән авыл җирлекләрендә даими очрашулар да керә.
Район башлыгы Вячеслав Козлов районның яңа прокурорына уңышлы эшләвен теләп, тел тидермәслек итеп эшләгәне өчен Эдуард Хираҗевка җылы рәхмәт сүзләре җиткерде, аңа районның Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Азат МУСИН
Илдус Нәфыйков Алексей Парамоновка уңышлы эшләвен тели. Автор фотосы
Вячеслав Козлов Эдуард Хираҗевка Мактау грамотасы тапшыра. Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев