Көн темасы
Ярминкәгә чакырабыз
2016 елның 28 июнендә Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.
Эш эзләүче гражданнар ярминкәдә катнашучы предприятие вәкилләреннән турыдан-туры вакансияләр турында информация алачак, эшкә урнашу өчен юллама да алырга мөмкин булачак.
Эш бирүчеләрнең вәкилләре әңгәмә үткәрү барышында ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, эшкә алынасы персоналга карата булган таләпләр белән таныштырачаклар, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәчәкләр. Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшкә урнашу, һөнәри укыту һәм белемен арттыру, хезмәт һәм гарантиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультатив хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Вакансияләр ярминкәсе Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы 93 йорт адресы буенча урнашкан Мәшгульлек үзәге бинасында узачак. Башлана сәгать 9 да.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев