Реклама
Көн темасы
“Яшьлек” театры уңышы
5 декабрьдә Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә "Идел-йорт" ХI төбәкара халык театрлары фестиваленең финалы үтте.
Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылы "Яшьлек" халык театры Ләбиб Леронның "Кычыткан чыпчыгы" комедиясен сәхнәләштереп, фестивальнең 10 дипломанты арасына эләкте - жюри театр чыгышын югары бәяләде. "Яшьлек" театры коллективында - 6 кеше (җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина). Бу зур җиңү, чөнки фестивальнең башлангыч этабында Идел буе федераль округыннан: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм башка республикалардан 102 халык театрының иҗади эше бәяләнде. Түбән Камада икенче сайлап алу турында 40 катнашучы арасыннан 16-сы финалга чыкты.
Артистлардан һәм театр режиссерларыннан торган мәртәбәле жюри театрның иҗат коллективына диплом һәм бүләк (санлы фотоаппарат) тапшырып, лаеклы уңышы белән котлады. Фестиваль турында истәлек итеп театрга Татар академия театры оешкан көннән (1906) бирле "үскән нәсел агачы" символы төшерелгән картина бүләк ителде.
Рәсемдә: "Яшьлек" театры артистлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һәм автор Л. Лерон белән бергә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев