Җылы сүз җанны уята
Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта яшәүчеләргә Өлкәннәр көнендә бик шәп концерт күрсәтелде. Мәдәният бүлеге артистлары чыгышын ветераннарның яңа оешкан "Селяночка" дип аталучы үзешчән сәнгать ансамбле чыгышы тулыландырды. Картлар йортында яшәүчеләрне шушы йортның директоры Михаил Демидов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк котлады. Әбиләр һәм бабайлар Интернат йортның бәйрәмчә бизәлгән ашханәсендә...
Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта яшәүчеләргә Өлкәннәр көнендә бик шәп концерт күрсәтелде. Мәдәният бүлеге артистлары чыгышын ветераннарның яңа оешкан "Селяночка" дип аталучы үзешчән сәнгать ансамбле чыгышы тулыландырды. Картлар йортында яшәүчеләрне шушы йортның директоры Михаил Демидов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк котлады.
Әбиләр һәм бабайлар Интернат йортның бәйрәмчә бизәлгән ашханәсендә кунакларны җылы каршыладылар. Алар хөрмәтенә "Зажигай" төркеме, Илназ белән Ләйсән Шәйхетдиновлар, Юлия Сәйфуллина, Вера Коновалова җырлады, "Селяночка" ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Черемухово АМЙ директоры Вера Коновалова) чыгышыннан бар да канәгать калып, дәртләнеп киттеләр. Ансамбльгә пенсиягә чыккан кешеләр йөри, аларның энергиясен, яшьләргә ялкынланып, дәртләнеп торуларын күрсәң… Алар җаннары - тәннәре белән җырлап-биеделәр, чыгышларына сокланмый мөмкин түгел иде. Баянга кушылып (Ю. Киселев уйнады) алар "Деревня", "Уголок России" кебек җырлар башкардылар. Зинаида Денисова белән Татьяна Епишева рус халык биюе "Барыня"ны башкардылар, ә Александр Скоков үзе язган "Цыганок" шигырен укыды. Матур костюмнары чыгышларын тагы да ямьләндерде. Ветераннар өлкән яшьтә дә тормыштан ямь табып, шатланып яшәү үрнәге күрсәттеләр. Бу дәрт Картлар йортында яшәүчеләргә дә күчте булса кирәк, чөнки ихлас елмаю, игътибар һәм сизгерлеккә берәү дә битараф кала алмый. Бу көнне өлкәннәр адресына изге теләкләр җиткерелде, сәламәтлек, озын, актив тормыш, әйбәт кәеф теләнде.
Концерттан соң бәйрәм хөрмәтенә сый-нигъмәт тулы өстәлләр хәзерләнгән иде. Өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары ункөнлеге шулай итеп башланып китте.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев