ЮГАЛГАН ЕГЕТНЕҢ ГӘҮДӘСЕ ТАБЫЛГАН
18 июньдә кичке сәгать 8ләр тирәсендә район үзәге белән Архангел Бистәсе арасында Шушма елгасы яр буе урман посадкасында балыкчылар 4 мартта югалган Архангел Бистәсеннән 25 яшьлек С. Петровның бауга эленгән гәүдәсен тапканнар.
Без укучыларыбызга инде хәбәр иткәнебезчә, аның югалуыннан соң район халкын җәлеп итеп егетне эзләү өчен барлык мөмкинлекләр кулланылган иде, әмма бернинди дә нәтиҗә булмады.
Һәм менә нинди фаҗигале хәл. С. Петровның гәүдәсе мумиягә әйләнгән (чөнки аның югалуыннан соң өч ай ярым вакыт узды бит), ул кышкы киемнәрдән, янәшәсендә чаңгылар ята. Судмедэкспертиза үткәргәннән соң егетнең әти-әнисе җирләү өчен аны туган ягына Чувашиягә алып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев