Үзебезнекеләрне бел!
18 гыйнварда Нурлатта узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона турында якташларыбыз - яңачишмәле Анастасия Николаевна Козлова һәм Зирекледән Гөлшат Габдулла кызы Габетдинова уңышка ирештеләр. 3 мартта алар үз номинацияләрендә үзләре турында мәгълүматларны (портфолио) конкурсының Казанда үтәчәк йомгаклау турына - финалга тәкъдим итәчәкләр.
"Өченче яшь герое" - Анастасия Николаевна Козлова
Анастасия Николаевна һәрвакыт активистка булды һәм хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара. Ул өендә картлыгын көтеп утырмый, кайларда буласын чамаласам да, аның белән очрашу вакытын билгеләү өчен шактый тырышырга туры килде. Лаеклы ялга чыгуга, бер айдан ук аңа пенсионерлар Берлегенең җирле бүлеге Советын җитәкләүне тәкъдим иттеләр. Ул бүгенгә чаклы Яңа Чишмә районы Советы каршында иҗтимагый совет әгъзасы, коррупциягә каршы сәясәт буенча район комиссиясе әгъзасы, "Кайгырту" ХСХКҮ каршындагы күзәтү советы әгъзасы, Чиркәү советы әгъзасы булып тора.
-Хәзер үз-үзеңне үстерүгә, җәмәгать эшчәнлегенә вакыт бар, - ди А.Н. Козлова. - Өченче яшькә җиткән, пенсиягә чыгып, тулы кыйммәтле тормыш белән яшәмәгән кешеләр миңа кызганыч, алар телевизор каршына диванга утырып, бары тик хуҗалык яки оныклары белән генә шөгыльләнәләр. Алар вакыт юк, диләр, тик мин күбрәк эшләгән саен, барысына да өлгерә - җитешә алганны беләм, - ди ул. Аның да оныклары бар, балалары бик эшле кешеләр, шуңа улының һәм кызының гаиләсенә дә булышырга туры килә. Файдалы шөгыль белән кызыклысын берләштерү өчен сәламәтлек тә кирәк. Анысын кайдан алырга? Анастасия Николаевна биредә дә сәламәтләндерү алымын тапкан: 18 хатын-кыздан торган "Сәламәтлек" төркеме җыйган, алар "Таблеткасыз тормыш" девизы белән атнага өч мәртәбә спорткомплекска йөриләр. Фитнес белән бер сәгать шөгыльләнү аларны ардырмый, киресенчә, көч бирә, күңелләре күтәрелә. Күпләр, пенсионерларның актив тормышын күреп, шушы компаниягә тартылалар, бер-ике атна узуга үзләрен әйбәтрәк хис итәләр. А.Н. Козлова район пенсионерлары арасында шашка һәм шахмат буенча ярышлар оештыра. 2011 елның май аенда район пенсионерлары арасыннан вәкилләр өченче яшь кешеләре арасында 1- нче Республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаганнар. Пенсионерлар арасында сәламәтлекләрен кайтара алмаганнарның да барлыгын белеп, Анастасия Николаевна пенсионерларга компьютер белеме бирү түгәрәге ачуга булышлык күрсәткән. "Интернет" - ул дөнья белән элемтә, кызыклы кешеләр белән аралашу. Аларга рухи яктан ярдәм. А.Н. Козловага сәхнәдә бер төркем кешеләр теләктәшлек белдерделәр, тик болар әле аның башлангычларын хуплап, аның өндәүләренә колак салучыларның бер өлеше генә.
"Хатын-кыз - ел үрнәге" - Гөлшат Габдулла кызы Габетдинова
ундүрт яшьлек Камил, тугыз яшьлек Камилә һәм өч яшьлек Сәриянең әнисе дә. Ул яраткан иренең ышанычлы дусты, зур йортның уңган хуҗабикәсе дә. Тик Гөлшат Габетдинова районда гына түгел, республикада шушы сыйфатлары белән генә танылмады. Ул - "Аҗаган" яшүсмерләр клубы директоры да, 9 ел яшьләр белән эшләү дәверендә бу клуб иң әйбәте санала. "Аҗаган" "эшләде" дигән графада тамга өчен генә эшләми, ул чын-чынлап яшьләр һәм балалар өчен үзәккә әверелгән, биредә спорт, патриотик, сәламәтләндерү, мавыктыргыч чаралар, походлар, кызыклы очрашулар үткәрелә һәм аларның максаты бер - яшүсмерләрдә ихтыяр көче, батырлык тәрбияләү һәм буш вакытны файдалы итеп үткәрүгә өйрәтү. "Аҗаган"лылар һәрдаим республика слетларында, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Гөлшат Габдулловна яшьләр белән эшләүне үстерү программасын эшләүдә катнашкан. Узган ел гражданнарны хәрби хезмәткә әйбәт хәзерләгәне өчен РФ Оборона министрлыгыннан "Аҗаган"га бүләк - видеопроектор, югары гражданлык позициясе өчен ЮХИДИ баш дәүләт инспекторы Р. Миңнехановтан рәхмәт хаты, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан экология проектлары конкурсында 2 урын алган өчен Диплом тапшырылган. Гөлшат Габетдинова җитәкләгән яшүсмерләр клубы алты грант иясе дә: "Балачак утравы" конкурсында җиңеп 100 мең сум, "Лукойл" ААҖ-нең социаль-мәдәни проектлары конкурсының "Туган як" номинациясендә җиңеп 240 мең сум, "Хәрәкәт" фестивалендә 3-нче урынны алган өчен 18 мең сум, хәрби-патриотик программаларда - 31 мең сум, һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңгән өчен 10 мең сум акча откан. "Балачак утравы" конкурсында җиңү (проект авторы Г.Г. Габетдинова) район бюджетына 2 миллион 760 мең сум акча китергән.
Конкурска тәкъдир итү вакытында тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына Гөлшат Габетдинованың барлык уңышлары һәм казанышлары турында әниләренең барлык проектларында актив катнашкан балалары (өч) сөйләгән һәм күрсәткән.
Лариса ФЕДОРОВА
Рәсемдә: Г.Г. Габетдинова белән А.Н. Козлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев