Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Ленино авылында кибетне талаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Урлау
2020 елның 25 ноябрендә Ленино авылында кылынган җинаять ачыкланган. Ленинода яшәүче исерек гр.Ч. авылның Үзәк урамы буенча урнашкан гр.Н-ның йортында булган вакытта, яшерен рәвештә аның 6 мең сумлык смартфонын урлаган.
2021 елның 14 июненнән алып 15нә кадәр булган чорда билгесез зат Волчья Бистәсендә яшәүче гр. З. - ның чалбар кесәсеннән (ул урамда йоклап яткан чакта) 3,5 мең сумлык кесә телефонын урлаган.
Талау
2021 елның 11 июлендә кичке сәгать бишләр тирәсендә Черемухово Бистәсендә яшәүче гр. Р., Ленино авылында урнашкан «Алкоторг» ҖЧҖ кибетендә булып,  600 сумлык хәмер эчемлеген урлаган.
Исерек килеш кабат руль артына
2021 елның 8 июлендә Черемухово Бистәсендә яшәүче гр. С. исерек хәлдә ИЖ-«Юпитер» мотоциклында идарә иткән. Моңа кадәр ул исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев