Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кызның 1,6 млн сум акчасын урлаганнар
Бер атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 41 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
2024 елның 9-10 июлендә билгесез шәхес, билгесез урында була торып, гр. И. белән телефоннан сөйләшкән вакытта аны үз исеменә 1 млн 666 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә күндергән. Аннан соң, җинаятьчел гамәлләрен дәвам итеп, әлеге акчаларны урлаган.
Сәламәтлеккә зыян китерү
12 июльдә төнге сәгать 1дә исерек гр. М. гр. Ф.-ны кыйнаган. Гр. Ф. ватылган тәлинкә кыйпылчыкларына егылган һәм тән җәрәхәтләре алган.
Руль артында исерек
Атна эчендә 36 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган. Шул исәптән Алексеевск районында яшәүче берәү – а/м белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев