Мошенниклар яңачишмәленең 240 мең сум акчасын урлаганнар
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 33 хәбәр теркәлгән, 5 җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
3 апрельдән алып 4 апрельгә кадәрге чорда гр. Р. һәм гр.Ч. билгесез шәхесләр белән сүз куешып, Авито сайтында стена кәтүкләрен сату буенча игълан урнаштыру ярдәмендә, юридик затның 52,7 мең сумлык акчасын үзләштергәннәр.
Компьютер мәгълүматыннан хокуксыз файдалану
2024 елның 26 апрелендә билгесез шәхес, чит кешенең милкен урлау максаты белән, гр.-ка М.-ның компьютер мәгълүматларына керү мөмкинлеге алган һәм аның исеменнән 54 мең сум акчаны бурычка сорап, әлеге сумманы урлаган.
Урлау
2024 елның 12 июнендә билгесез шәхес гр. Н.-га 240 мең сумлык онлайн – кредит рәсмиләштергән һәм аннан соң әлеге сумманы урлаган.
Күргәнебезчә, мошенникларның акча урлавы турындагы хәбәрләр атна саен теркәлә. Шуңа күрә, хөрмәтле яңачишмәлеләр, сезнең уяу булуыгызны -шикле шалтыратуларга җавап бирмәвегезне, банк карталарыгызның мәгълүматларын беркемгә дә хәбәр итмәвегезне сорыйбыз!
Наркотикларны законсыз саклау
Гр. З. 2023 елның сентябреннән, сату өчен түгел, ә шәхси куллану максатыннан, Черемухово Бистәсе читендә кыргый киндер җыйган һәм аны киптереп, үз өендә саклаган, ә бу җинаять җаваплылыгына тартылуны күздә тота.
2022 елның сентябреннән Зирекле авылында яшәүче гр. К авыл читендә кыргый киндер җыйган һәм киптерелгән килеш үз гаражында саклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев