Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Мошенник, автозапчастьләр сатарга вәгъдә итеп, Яңа Чишмә кешесенең 20 мең сум акчасын урлаган

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 28 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 28 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Сәламәтлеккә зыян китерү

2022 елның 1 мартында кичке сәгать 4ләр тирәсендә Волчья Бистәсендә яшәүче исерек хәлдәге гр. Л. Яр буе урамында урнашкан йортларның берсендә гр. Н. белән әрләшә һәм соңгысы йодрыгы белән кимендә 8 тапкыр аның битенә суккан һәм аякларына типкән.

Нәтиҗәдә гр.Н. төрле тән җәрәхәтләре алган – кабыргасы сынган, битенә кан сауган. Аның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерелгән.

Мошенниклык

2021 елның 2 декабрендә билгесез зат, билгеләнмәгән урында, гр. Т. белән телефон аша сөйләшкәндә аңа автозапчастьләр сатарга вәгъдә иткән һәм гр.Т. картага 20 мең сум күчергән һәм шуннан соң мошенник элемтәгә чыкмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев