Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче ханымнан 80 мең сум акча урларга маташкан

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Урларга маташу

2022 елның 19 февралендә билгесез зат Интернет челтәре һәм гр-ка З.ның шәхси мәгълүматларыннан файдаланып, аның исеменә 80 мең сум күләмендә ике кредит рәсмиләштерергә тырышкан. Тик җинаятьчел гамәлләрен ахыргача җиткерә алмый, чөнки гр-ка З. банкның "кайнар линиясенә" мөрәҗәгать итә һәм кредит карталарын алуны раслаудан баш тарта.

Исерек килеш кабат йөрү

2022 елның 27 маенда гр. Ш. "Лада-211440" а/м руле артында Яңа Чишмә – Андреевка автоюлында исерек хәлдә булган. Җинаять эше гр. Ш.ның исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы белән бәйле рәвештә кузгатылган.

Исерек килеш руль артына

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 43 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе – а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Бу- Красный Октябрь поселогында яшәүче 27 яшьлек гр. П. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев