Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Мошенниклар яңачишмәленең 44 мең сум акчасын урлаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 24 хәбәр теркәлгән, 5 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

2021 елның 19 ноябрендә билгесез зат яшерен рәвештә Әдәмсә авылы янындагы кырда өч тырма һәм тырмалар белән тоташтырылган металл валикларны урлаган. Агрегат фермер Г.ныкы, зыян 10 меңнән артык.

2021 елның 14 декабренә каршы төндә билгесез зат «Архангельское «КФХ»  ҖЧҖнең ремонтлау остаханәсе тәрәзәсен ватып, гомуми бәясе 14 мең сумга якын булган эретеп ябыштыру аппаратын, ике дрель һәм конвекторны урлаган.

Наркотик маддәләрне законсыз ташу һәм саклау

2021 елның 8 декабрендә Әдәмсә авылында «Kia-Cerato» а/м хуҗасы гр. М.-ны тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 0,57 грамм авырлыктагы наркотик маддә табылган.

Мошенниклык

2021 елның 18 декабрендә билгесез затлар үзләрен банк һәм полиция хезмәткәрләре дип таныштырып, гр. Г.-га кредит рәсмиләштерүне туктатырга һәм акчаларның сакланышын тәэмин итәргә тәкъдим итәләр. Шуннан соң гр. Г. акчасын «якланган» счетка күчерергә мәҗбүр ителә һәм 44 мең сум ачасыннан колак кага.

Район халкы игътибарын тагын бер кат шуңа юнәлтәбез, таныш булмаган номерларга беркайчан да җавап бирмәгез, акчаны чит счетларга күчермәгез. Андый очракта банкларның куркынычсызлык хезмәтенә шалтыратуыгыз яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев